• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11
Телефон: +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98
E-Mail: ayaz.b@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ "ЦВР"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Бадртдинов Аяз Камилевич
Год основания учреждения: 2006
У нас учатся: 259
У нас учат: 8

Награждение

Бәйгеләр дәвам итә.

Опубликовано: 27.11.2012

 

                                                Бәйгеләр дәвам итә.

            Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә районыбыз мәктәпләрендә күренекле драматург, актер, режиссер К.Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан театр бәйгесе оештырылды. Мәктәпләрдә уңышлы чыгыш ясаган коллективлар зона турында үзара көч сынаштылар.Үрәзмәт, Күбәк урта, Мөслим гимназиясе, Сал.Мухан, Метрәй, Югары Табын төп мәктәпләре аеруча зур әзерлек белән чыгыш ясадылар.Район турына узган әлеге мәктәпләр Мөслим гимназиясе сәхнәсендә тагын бер кат үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында узды. Чыгышлардан соң комиссия тарафыннан түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

 Төп мәктәпләр арасында 1 урын-Метрәй мәктәбенә бирелде(җитәкчесе Синара Яббарова).

2 урынга Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе лаек дип табылды. (Җитәкчесе Рузилә Насифуллина).

Урта мәктәпләр арасында 1 урын Мөслим гимназиясенә бирелде. (Җитәкчесе Зөлфирә Шәнгәрәева). 11 класс укучылары белән әзерләнгән Мирхәйдәр Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар”дигән спектакльдән өзекне укучылар җылы кабул иттеләр. Җитәкче тарафыннан музыкага, сәхнә бизәлешенә, актерлык осталыгына, киемнәргә, гомүмән һәрбер детальгә зур игътибар бирелгән.

2 урынга Үрәзмәт, Күбәк урта мәктәпләре (җитәкчеләре  Гүзәлия Шәйгәрдәнова, Дилә  Рәхимова, Миләүшә Гәрәевалар) лаек булды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләргә  Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.



Фоторепортаж:
Бәйгеләр дәвам итә.

К списку новостей