Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
| Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
| E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 259 |
| У нас учат: | 8 |
Награждение
18 майда Мөслим районы варислары Пионериянеӊ 90 еллыгын билгеләп үттеләр
Опубликовано: 28.05.2012
Мөслим районында Татарстан Варислары бик актив тормыш алып бара. Варислар – пионерларныӊ иӊ яхшы традицияләрен яшәтүчеләр. Районыбызда Пионерия көне ел саен бәйрәм рәвешендә билгеләп үтелә. Быел, юбилей елында, да әлеге көн истә калырлык итеп оештырылды. Олы Чакмак янындагы болын 18нче майда чын Сабантуй мәйданын хәтерләтте: бирегә районныӊ һәр мәктәбеннән дә укучылар, аларныӊ педагог – оештыручылары, мәктәпләр җитәкчелеге килде. Бәйрәм кунаклары булып район башлыгы Р.Р.Хәбипов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Җ.Солтанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Х.Бариев, Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Адиатуллин килгәннәр иде. Шулай ук чарада Пионерия ветераннары Рәмилә Дәүләтова, Фәнисә Гыйлметдинова, Тамара Хановаларныӊ катнашуы аӊа тагын да тантаналылык өстәде.
К списку новостей











