Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
| Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
| E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 259 |
| У нас учат: | 8 |
Награждение
Победа юных актеров Муслюмовского района
Опубликовано: 27.03.201226 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Сәхнә көзгесе” республикакүләм балалар театр фестивале узды. Әлеге фестивальгә Мәктәптән тыш эшләр үзәге нәтиҗәле эшләп килүче Мөслим лицее һәм Метрәй төп мәктәбе коллективларын тәкъдим иткән иде. Мөслим лицееның кечкенәләр төркеме (режиссеры Светлана Иванова, музыка җитәкчесе Лилия Заянова) Рафис Корбанның “Куркуын җиңгән куян” әкиятен сәхнәләштереп, 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Метрәй төп мәктәбендә эшләп килүче театр коллективы (җитәкчесе Синара Яббарова) Галиәскәр Камалның “Беренче театр”комедиясе белән чыгыш ясап күпләрне сокландырды. Жюри әлеге коллективка 1 нче дәрәҗә диплом тапшырды. Ә Ильясова Язилә “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы”номинациясендә җиӊүче булды.
Республика бәйгесендә җиңүче коллективларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Фоторепортаж:
Фестиваль “Сәхнә көзгесе”











