Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Новости гимназии №2
Мәскәү, финал, Гран-при: безнең укытучыларыбыз Бөтенроссия бәйгесендә дан казанды
Опубликовано: 27.01.2026Мәскәү, финал, Гран-при: безнең укытучыларыбыз Бөтенроссия бәйгесендә дан казанды
Бу ял көннәрендә Мәскәүдә илнең иң яхшы туган тел укытучылары билгеләнде. Финалда Россиянең барлык почмакларыннан 35 укытучы көч сынашты. Һәм безнең укытучыларның методикасы иң яхшысы дип табылды!
Башлагыч сыйныф укытучылары Адилә Айназ кызы һәм Ләйлә Рәис кызы анда үзләрен генә түгел, гимназиябезне һәм бөтен республикабыз данын якларга бардылар.
Нәтиҗәдә:

Адилә Айназ кызы бәйгедә иң зур җиңүгә — ГРАН-ПРИга ия булып, югары уңышка иреште!

Ләйлә Рәис кызы, җиңүчеләр сафына кереп, үзенең осталыгын тагын бер кат раслады!
Күз алдына китерегез, Россиянең иң көчле дистәләгән методика ияләре арасыннан жюри нәкъ менә безнең укытучыларыбызның алымнарын аерып алды һәм иң югары бүләкләр белән билгеләп үтте!
Бу очраклы уңыш түгел. Бу – тырыш хезмәтнең, яңа методикаларны тормышка ашырудагы кыюлыкның һәм укытучыларыбызның камил һөнәри осталыгының нәтиҗәсе. Алар үз методикаларын бик оста итеп күрсәтеп кенә калмадылар, ә дәресләрендә көн саен чагылдырган бай мәдәни мирасны да җиткерә белделәр.
Гимназия данын яклап, Татарстанга икеләтә җиңү алып кайтуыгыз белән горурланабыз! Сезгә алга таба да иҗади һәм һөнәри үсеш, рухи байлык, яңа казанышлар телибез!
К списку новостей









