Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Бөек шәхес туган көн 26.04.2022
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бүген олысы- кечесе аның иҗатына мәдхия җырлый, шигырьләрен сөйли.
Гимназиябезнең актлар залына да укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесенә җыелды. Шагыйрьнең төрле хисләргә уралган шигырьләре балаларны елмаерга да, уйланырга да мәҗбүр итте: бәйгедә катнашучылар лирик әсәрләрнең балалар өчен язылганнарын да, фәлсәфи уйланулар белән бәйлеләрен дә сайлаган.
Нәтиҗәләр буенча 1 нче урынны - Әгълиуллина Карина (4В) һәм Нигъмәтуллина Амелия (8в), 2 нче урынны - Миңнуллин Илназ (4г) һәм Галимҗанова Эмилия (5б), 3 нче урынны Хидиятуллина Зөһрә, Галиева Камилла (2в) һәм Яруллина Эльвина (6в) яулады. Гран-прига 2 нче А сыйныфы укучысы Захарова Адилә (1-4 нче сыйныфлар арасында) һәм 11 нче сыйныф укучысы Камалова Зөһрә (5-11 нче сыйныфлар) лаек булды.
Барлык катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, укучыларга бай шигырь бәйрәме бүләк иттеләр.
-
Зөфәр Гыймаев күргәзмәсе ачылды 25.04.2022
Бүген гимназиябезнең Күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаевның "Зөфәр даирәсе" дип аталган портретлар күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәне ачуда рәссамның тормыш иптәше Гүзәл ханым Гыймаева һәм аларның якыннары катнашты.
Үзе вафат булса да, Зөфәр Гыймаевның бай мирасының бер өлеше уку елы ахырына кадәр безнең Күргәзмә залында урын алып, аның иҗаты турында сөйлиячәк!
-
"Яшел яз - 2022" экологик өмәсендә 23.04.2022
Бүген укучылар Россиякүләм "Яшел яз - 2022" экологик өмәсендә катнаштылар. Алар тирә-якны чистарттылар, гимназия тирәсен җыештырдылар. Балалар бергәләп эшләүдән дәрт алып, тирә-якны матурлауда үз өлешләрен кертүләренә шатланышып, уен- көлке белән үзара ярыша- ярыша эшләде.
-
"Тукай белән бер дулкында" 23.04.2022
Бүген Казан театр училищесы студентлары укучыларыбызга "Тукай белән бер дулкында" шигъри спектаклен бүләк иттеләр. Спектакльдә бөек шагыйребезнең тормыш юлы аның иҗатындагы образлар белән тыгыз үрелеп барды. Сәхнәдә оста итеп ХХ йөз башында яшәгән тарихи шәхесләрне, Г.Тукай әсәрләрендә яшәп килгән әкияти һәм шигъри образларны тудырган егет- кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Театр фестивале дәвам итә 12.04.2022
Бүген Театр фестивале 5-8,10 нчы сыйныфлар арасында дәвам итте. Сәхнәгә бер-бер артлы төрле образларга кергән өлкән сыйныф укучылары менде. Репертуар төрлелеге белән бик кызыклы иде. Һәрбер сыйныф үзенең сәләтен күрсәтергә, үзе уйнаган геройны ачып бирергә тырышты. Гран -прины 10А сыйныфы укучылары яулады! Ә беренче урынны 10Б һәм 6В сыйныфлары бүлеште. 5Г, 8В, 5Б сыйныфлары - 2,3 нче урыннарда. Уңышлы чыгышларыгыз белән котлыйбыз, балалар! Телне үстерүгә, сәнгатькә якынаюга сез бүген тагын бер ныклы адым ясадыгыз!
-
Космонавтика көне 12.04.2022
Үсеп килүче буында патриотик хисләр, илебезнең фәнни ачышларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген гимназиядә Космонавтика көненә багышланган чаралар үтте. Сыйныф сәгатьләре "Космос- ул без. Гагарин дәресе" исеме астында уздырылды. Балалар космос турында фильмнар карады, рәсемнәр ясады, сыйныф җитәкчеләре белән виртуаль музейда булды, дәресләрдә космос белән бәйле биремнәр эшләде.
-
Театр фестивале 11.04.2022
Бүген башлангыч сыйныфларда Театр бәйрәме! Матур- матур костюмнарга киенгән укучылар бер-бер артлы сәхнәгә менә. Һәрбер чыгыш үзенчәлекле. Сыйныфта укучы һәр бала - сәхнәдә. Сәхнә әсәрләрендә җыр, бию дә зур урын алган. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Гран-при - 2В сыйныфы укучыларында! 2а, 3а, 3б, 4г сыйныфларының чыгышлары 1, 2, 3 нче урыннар белән билгеләнеп үтте.
-
"Яшь армиячеләр" анты 11.03.2022
Бүген "Яшь армиячеләр" хәрәкәте әгъзаларының яшь армиячелеләр антын кабул итү тантанасы булды. Укучыларның һәрберсенә таныклыклар тапшырылды. Гимназия каршында оештырылган "Яшь армиячеләр" отряды герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә.
-
Волейбол ярышлары 11.03.2022
Мәскәү районы буенча волейбол ярышларында гимназиябезнең кызлар командасы икенче урынны яулады. Уенчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!
-
Халыкара хатын-кызлар көне 05.03.2022
Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызны, кызлар, әниләр, дәү әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Язның беренче бәйрәме күңелләргә шатлык өстәсен! Һәркайсыгыз бәхетле имин тормышта яшәп, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын!