Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Илсөяр Иксанова йолдызлыгында 10.04.2019
Буген гимназия укучылары "Әдәби эскәмия" проекты кысаларында шагыйрә, прозаик, журналист, "Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова белән очраштылар. Шагыйрәнең иҗаты белән танышу укучылар күңелендә озак сакланыр.
-
"Олимпия-2019" 08.04.2019
Казан шәһәре күләмендә узган "Олимпия -2019" әдәби уенында Киров-Мәскәү районы төркеме җиңеп кайтты. Бу төркем эчендә гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шагеева Светлана Вячеслав кызы да катнашты.
Җиңү белән котлыйбыз!
-
Волейбол дәвам итә... 06.04.2019
Шимбә көнне 3нче һәм 4нче сыйныфлар җыелма төркемнәре волейболда көч сынашты. Матчны 3нче сыйныфлар җыелма командасы 2:0 нәтиҗәсе белән отты.
Шул ук көнне алар 1нче сыйныфлар җыелма төркеме белән очрашты. Бу уенда 3нче сыйныфлар төркеме 2:0 нәтиҗәсе белән җиңүче булып калды.
Шулай итеп башлангыч сыйныфлар җыелма төркемнәре арасында 3нче сыйныфлар коммандасы җиңүче булды.
Котлыйбыз!
-
"Мин татарча сөйләшәм" 05.04.2019
8а сыйныф укучылары - "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашып кайттылар.
-
"Әзер бул! "Юк" дип әйтә бел." 05.04.2019
Гимназиябезнең кызлары "Әзер бул! "Юк" дип әйтә бел." акциясендә катнаштылар.
-
Укытучылар спартакиадасы 04.04.2019
Гимназиябезнең төркеме Мәскәү районы буенча узган спартакиадада мылтыктан ату буенча икенче урын яуладылар!
Наил Мәхмүт улын, Айнур Айрат улын һәм Әлфис Әнәс улын котлыйбыз!
-
«Сәяр» фестивалендә гран-при 02.04.2019
Мәктәп театр коллективларының фестиваль конкурсында безнең гимназиянең “Хәят» театр студиясе Гран-при дипломына лаек булды. Җитәкчесе – Сабирҗанов Алмаз Реваль улы.
Котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
-
Н.И. Лобачевский исемендәге конференция 01.04.2019
Вагыйзова Камилә (7а), Юрова Рамина (5б) һәм Касыймова Камилә (6б) инглиз теленнән Лобачевский конференциясендә призер булдылар.
Кызларны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Халыкара конференция 28.03.2019
28 нче мартта гимназиядә халыкара «Pearson Spring School 2019» конференциясе узды. Конференциянең кадерле кунагы - Магдалена Кания. Ул Бөекбританиядә яши, инглиз теле укытучысы һәм мәктәп директоры.
-
Котлыйбыз! 28.03.2019
Мәскәү районы Мәгариф бүлегеннән 35 диплом кайтты: 10сы - Тукай, 25е "Детство без границ", "Добрый город" һәм "Свой голос" балалар матбугаты бәйгеләре!