Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 г. Мензелинска»/Минзәлә шәһәренең "2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423700, Республика Татарстан, Мензелинский район, г. Мензелинск, ул. Академика Шамова, д. 48/423700, Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Минзәлә шәһәре, Академик Шамов ур., 48 |
| Телефон: | +7(855)-553-24-40;+7(855)-553-22-45 |
| E-Mail: | S2.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Габдуллин Наиль Сайманович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 549 учащихся/549 укучы |
| У нас учат: | 41 учитель/41 укытучы |
Школьные вести
Төбәкара семинар
Опубликовано: 22.02.201721 нче февраль көнне Актанышның 1 нче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия" дигән темага төбәкара фәнни-практик семинары булып үтте. Чарада Җәлил бистәсе, Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Азнакай, Сарман, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим районнарыннан 50дән артык мөгалим катнашты.
Семинарда катнашучылар көн дәвамында ачык дәресләрдә, мастер-классларда булдылар, районның милли мәгариф эшчәнлеге белән таныштылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар кысаларында "Татар әдәбиятын укытуда актуаль мәсьәләләр" темасына КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Гомәр Филгиз улы Даутов чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга сетификатлар тапшырылды
Источник: Минегалиева И.М.
К списку новостей
















