Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
| Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
| E-Mail: | Enze.Nabiullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 21 |
| У нас учат: | 10 |
Новости Кадряковской ООШ
Күңелләрдә яз яме
Опубликовано: 07.03.2019Иң беренче итеп без, мәктәбебезне 1976 елда тәмамлаган, төбәгебезнең тарихын, үткәнен бик күп архивларда өйрәнгән, Нәкыйп абый Гафиятов белән очраштык. Ул безгә Кадрәк, Җәмәк авылларының барлыкка килү тарихын, мәктәбебезнең оешу тарихын архив документларына нигезләнеп сөйләде, Җәмәк авылының үзе төзегән метрика кенәгәсе белән таныштырды.
Без мондый очрашуларны ай саен үткәрергә булдык. Шушы циклдан безнең икенче кунагыбыз, мәктәбебезне 1976 елда тәмамлаган, хәзерге көндә Түбән Юшады авылының клуб җитәкчесе - Наталья Алексеевна Арзамасова. Наталья Алексеевна һәм аның тормыш иптәше Асаф Шигапов бөтен укытучыларга, 8 март бәйрәме тарафыннан, үзләре чыгарган диск бүләк иттеләр, бик матур итеп җырлар җырлап, шигырләр сөйләп бәйрәм кичәсе ясап киттеләр. Аларга кушылып, мәктәп директоры Шакирова Лилия Алексеевна һәм профсоюз җитәкчесе Алсу Рахматуллина, укучыларга, укытучыларга һәм килгән кунакларга бүләкләр тапшырдылар. Кичәбез бик күңелле узды!!!
К списку новостей












