Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
| Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
| E-Mail: | Enze.Nabiullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 21 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Минем телем – минем халкым” 21.02.2023

Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Халыкара туган телләр көне уңаеннан мәктәптә “Минем телем – минем халкым” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе уздырылды.

-
“Туган телдә җырлыйбыз” 21.02.2023

Туган телләр көне уңаеннан “Туган телдә җырлыйбыз” дигән җыр ярышы уздырылды. Чарада укучылар туган телдә матур итеп җырладылар. “Мирас” ансамбле ярышта җиңү яулады.
-
Хәрби- патриотик айлык кысаларында мәктәптә теннис ярышлары булып узды. 20.02.2023

Одной из главных целей в воспитательной деятельности нашей школы является воспитание гражданско-патриотических качеств у школьников. Для реализации этой цели систематически организуются мероприятия, несущие гражданскую и военно-патриотическую направленность. В рамках военно-патриотического месячника среди учащихся 1-9-х классов было проведено школьное первенство по теннису.
Хәрби- патриотик айлык кысаларында мәктәптә теннис ярышлары булып узды.
-
Шефлык эше 18.02.2023

Патриотик айлык кысаларында шефлык эше дәвам итә.
-
«Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» 17.02.2023

Мәктәбебез укучылары 17 нче февраль көнне шәһәрнең 2 нче урта мәктәбендә «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы кысаларында Туган телләр көненә багышланган чарада катнаштылар. Алар «Җырлыйм туган телемдә, сөйлим анам телемдә», «Телне өйрәнүгә, саклауга реклама» «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм “Туган телне саклауга иң яхшы реклама ясаучы” номинациясендә җиңү яуладылар.
-
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн 15.02.2023

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн.
Минзәлә районыннан барлыгы 78 якташыбыз Әфганстанда хезмәт иткән. Аларның икесе - Дамир Латыйпов һәм Михаил Кириков - өйгә кайту бәхетенә ирешмәгәннәр. Кадрәк авылы җирлегеннән дә Әфганстанда хәрби бурычларые үтәгән егетләребез шактый.
Шушы уңайдан мәктәптә “Әфган яралары” дип исемләнгән әдәби- музыкаль очрашу уздырылды. Чарада укучылар үзебезнең җирлектән Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан якташларыбыз Фәттахов Илсур һәм Пахомов Олег катнашты. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук үзебезнең җирлектән Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан якташларыбыз турында сөйләштек. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! -
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
Ул — татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Мәктәптә әлеге истәлекле датага багышлап «Җыры белән җиңде дошманны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чарада «Тормышы җыр кебек» электрон презентациясе, « Ул-дәвернең батыр сугышчысы, ул-заманның бөек җырчысы » китап күргәзмәләре аша укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, балачак, үсмер елларын, иҗатын тагы бер тапкыр искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр. -
Парламентский урок "Мы граждане России!" 14.02.2023

Сегодня учитель истории и обществознания Гилязова Л.А.провела Парламентский урок "Мы граждане России!", приуроченный году национальных культур и традиций. На уроке были актуализированы основные положения по вопросам приоритетов национальной политики государств, прошло знакомство с этническим и конфессиональным составом Республики. Задачей урока было формирование активной гражданской позиции в области национальной идентичности, народови патриотизма.
Буген тарих hэм жэмгыять белеме укытучысы Гыйлэжева Л. А. милли мэдэниятлэр hэм гореф -гадэтлэр елына багышланган "Без Россия гражданнары" дигэн темага Парламент дэресе уткэрде. Дэрестэ дэулэтнен милли сэясэте остенлеклэре мэсьэлэлэре буенча топ нигезлэмэлэр актуальлэштерелде, республиканын этник hэм конфессиональ составы белэн танышу узды. Дэреснен бурычы- милли тэнгэллек, халыклар бердэмлеге, патриотизм олкэсендэ актив граждарлык позициясен формалаштыру. -
День Российской науки 08.02.2023

8 февраля в России отмечается День Российской науки. В рамках недели истории и обществознания, был проведен информационный час, приуроченный к Году педагога и наставника. Учитель истории Гилязова Л. А. Рассказала ребятам об истории возникновения памятной даты, о выдающихся ученых России внесших вклад в мировую науку.
8нче февраль Россия фэне коне буларак билгелэп утелэ. Тарих hэм жэмгыять белеме атналыгы кысаларында бу истэлекле конгэ багышлап мэгьлумати сэгать уткэрелде. Тарих фэне укытучысы Гыйлэжева Л. А. укучыларга бу истэлекле коннен килеп чыгу тарихын, Россия галимнэренен ботендонья фэне олкэсенэ керткэн олешлэре белэн таныштырды. -
Һөнәр сайлау 08.02.2023

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Шушы максатны күздә тотып, бүген мәктәптә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары белән очрашу булды.












