Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мензелинская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза генерал-полковника Василия Николаевича Гордова"/"Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423717, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Старое Мазино, ул.Ленина, д. 10А |
| Телефон: | +7(855)-552-41-41 |
| E-Mail: | Ssm.Mnz@tatar.ru, kadetmnz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мензелинская кадетская школа-интернат" |
| Руководитель: | Романюк Аркадий Владимирович |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 140 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Новости КШИ
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесе нәтиҗәләре.
Опубликовано: 16.04.2015“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесен уздырды. Бәйгенең йомгаклау тантанасы 2015 нче елның 15 нче апрелендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комлексында үткәрелде. Әлеге тантаналы кичәдә Кадетлар интернат мәктәбеннән дә 6 нчы сыйныф укучысы Шакиров Рәүфкә, 7 нче сыйныф укучысы Исрафилов Сиринатка, 10 нчы сыйныф укучысы Гарипова Миләүшәгә дә катнашу бәхете иреште. Укучыларның бәйгедә катнашуына мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәдеева Альҗфрида Биктимировна да үз өлешен кертте. Укучыларыбызны тәбрик итәбез! Илһам чишмәгез беркайчан да саекмасын, киләчәктә дә уңышлар һәм яңадан – яңа җиңүләр телибез.
К списку новостей
















