Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мензелинская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза генерал-полковника Василия Николаевича Гордова"/"Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423717, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Старое Мазино, ул.Ленина, д. 10А |
| Телефон: | +7(855)-552-41-41 |
| E-Mail: | Ssm.Mnz@tatar.ru, kadetmnz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мензелинская кадетская школа-интернат" |
| Руководитель: | Романюк Аркадий Владимирович |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 140 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Новости КШИ
«Илhам чишмәсе» исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесе узды
Опубликовано: 06.05.2013
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучылары арасында «Илhам чишмәсе» исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесе узды.
Аның төп максаты: укучыларны һәм укытучыларны Г.Тукай иҗатына тагын да якынайту, шигъриятнең җәмгыятьтәге тәрбияви ролен күрсәтү, каләм тибрәтүче( шигырь язучы) укучы һәм укытучыларны барлау, аларның тыйнак кына иҗатын киң җәмәгатьчелеккә таныту.
Быелгы бәйгегә 417 авторның (214 укытучы, 203 укучы) күпсанлы эшләре кабул ителде. Конкурска килгән язмаларны укыганнан һәм сайлаганнан соң җыентык басылып чыкты һәм 6 нчы май көнне Казанның 20 нче гимназиясендә “Илһам чишмәсе” исемле III республика әдәби иҗат бәйгесененең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗә дипломына лаек булды. Аның иҗат иткән шигырьләре “Илһам чишмәсе” исемле җыентыкта басылды. Котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!!!
К списку новостей
















