Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мензелинская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза генерал-полковника Василия Николаевича Гордова"/"Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423717, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Старое Мазино, ул.Ленина, д. 10А |
| Телефон: | +7(855)-552-41-41 |
| E-Mail: | Ssm.Mnz@tatar.ru, kadetmnz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мензелинская кадетская школа-интернат" |
| Руководитель: | Романюк Аркадий Владимирович |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 140 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Новости КШИ
22 - 27 нче апрельләрдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде.
Опубликовано: 27.04.2013
22 - 27 нче апрельләрдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Укучылар белән берлектә “Чәчәкләр китерегез Тукайга!” дигән исем астында стена газетасы чыгарылды. 1-5 нче сыйныф укучылары арасында Тукай иҗатына багышланган рәсем конкурсы уздырылды. “Язлар безгә Тукай белән килә” дип аталган әдәби викторина һәм конкурсларда мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Тукай иҗатына багышланган кул эшләре һәм китаплар күргәзмәсе дә оештырылды. Йомгаклау чарасы итеп, 26 нчы апрель көнне, ата-аналар һәм укытучылар өчен “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне 11 нче сыйныф укучылары О.Ощепкова һәм А.Мардамшин татар һәм рус телләрендә алып бардылар. Бәйрәм чарасында 1-11 нче сыйныф укучылары Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм сәхнәләштерделәр. Бигрәк тә 6 нчы сыйныф укучысы И.Сабиров башкарган “Пар ат” җыры ата-аналар күңеленә хуш килде. 1-4 нче сыйныф укучыларының татар телендә сөйләгән әсәрләрен яратып тыңладылар. Бәйрәм татар халкы өчен гимнга әйләнгән “Туган тел” җыры белән башланып китте һәм барлык укучылар башкаруындагы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей
















