Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мензелинская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза генерал-полковника Василия Николаевича Гордова"/"Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423717, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Старое Мазино, ул.Ленина, д. 10А |
| Телефон: | +7(855)-552-41-41 |
| E-Mail: | Ssm.Mnz@tatar.ru, kadetmnz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мензелинская кадетская школа-интернат" |
| Руководитель: | Романюк Аркадий Владимирович |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 140 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Новости КШИ
21 нче февраль - “Халыкара Туган тел көне”.
Опубликовано: 21.02.2013
21 нче февраль - “Халыкара Туган тел көне”.
1. Расланган план буенча мәктәптә 3 телдә дә стена газетасы чыгарылды. Рус телендә газета “Русское слово”, инглиз телендә викторина һәм конкурслар тәкъдим ителде. Татар телендәге газета “21 нче февраль – Халыкара туган тел көне” дип аталды.
2. Халыкара Туган тел көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Аны китапханәче белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.
3. 2 нче сыйныфта татар теле укытучысы Ф.М.Әлмиева мәктәп укытучылары һәм ата-аналар өчен “Телләр белгән-илләр белән” дигән темага мастер-класс күрсәтте.
4. 5-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Туган телем – иркә гөлем” дигән темага сочинениеләр конкурсы оештырылды. 5 нче сыйныф укучылары арасында С.Исрафилов, 6 нчы сыйныфтан А.Шияпова, 7 нче сыйныфтан И.Харисов, 8 нче сыйныфтан М.Гарипова, 10 нчы сыйныфтан Р.Шәйхетдиновлар җиңүче дип табылды. Шул ук сыйныф укучылары арасында “Туган телем- иркә гөлем” дип аталган сыйныфтан тыш чара уздырылды. Анда “Туган тел” исемле чайнворд һәм кроссвордлар чишелде, китап белән бәйләнгән бик күп кызыклы викторина сорауларына җавап табылды. Бу чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Б.Мөхәмәдеева үткәрде.
5. 8-9 нчы сыйныфлар арасында “Татарстан һәм татарлар” дип аталган сыйныфтан тыш кичәдә “Зирәкләр (8 кл)” һәм “Тапкырлар (9 кл)” командалары арасында ярыш оештырылды. Укучылар Татарстанның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары белән таныштылар, бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 20:22 хисабы белән 8 нче сыйныф укучыларыннан торган “Зирәкләр” командасы җиңеп чыктылар. Бу чарада барлыгы 20 укучы катнашты, кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г.Хамматова әзерләде.
Халыкара Туган тел көнендә катнашкан укучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей
















