Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мензелинская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза генерал-полковника Василия Николаевича Гордова"/"Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423717, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Старое Мазино, ул.Ленина, д. 10А |
| Телефон: | +7(855)-552-41-41 |
| E-Mail: | Ssm.Mnz@tatar.ru, kadetmnz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мензелинская кадетская школа-интернат" |
| Руководитель: | Романюк Аркадий Владимирович |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 140 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Новости КШИ
Татарча диктант
Опубликовано: 21.10.201919 нчы октябрьдә мәктәптә “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен Һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан“Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе үткәрелде. Һәр кеше яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуына бәйсез рәвештә Акциягә кушылды. Мәктәп директорыннан башлап, укытучылар, укучылар, тәрбиячеләр, китапханәче, хисапчы һәм шәфкать туташы акциягә бик теләп катнаштылар. Диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәдиева Альфрида Биктимер кызы укыды. Акциядә катнашучыларның иң яше - 5 нче сыйныф укучысы Кучахметов Айдар булса, иң өлкән катнашучы 2 нче мәктәп укытучысы Ганеев Наил Мансур улы иде. Акция тәмамлангач, катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Айдар Кучахметов, 5 нче сыйныф укучысы, 11 яшь:
-Мин бу акциядә беренче тапкыр катнаштым һәм бик горурланам. Әти-әнием һәм туганнарым да минем өчен сөенерләр дип уйлыйм. Ләкин минем өчен диктант тексты бик җиңел булмады. Ъ һәм ь билгеләрен ялгыш яздым бугай дип уйлыйм. Киләчәктә дә мондый акцияләрдән читтә калмаска тырышырмын.
Наил Ганеев, 2 нче мәктәп укытучысы, 57 яшь:
- Мин бу акциягә үз теләгем белән катнаштым. Мәктәпне тәмамлаганыма 40 елдан артык вакыт үтсә дә, татар телендә сөйләшә белүем һәм яза алуым белән горурланам. Минем өчен диктант авыр булды дип әйтә алмыйм. Мин бик тырыштым, кагыйдәләрнең барысын да истә калдырып булмый икән....
Рөстәм Мөбәраков, мәктәп директоры, 51 яшь:
-Бу акциянең безнең мәктәптә үтүе минем өчен бик куанычлы булды. Шуңа күрә үзем дә теләп катнаштым. Парта артына утырып диктант язу минем өчен балачакка әйләнеп кайту сыман булды. Мин үземне бер гади чыгарылыш сыйныф укучысы сыман хис иттем. Диктант язганда хаталар да бардыр инде, алардан башка булмас. Чөнки мәктәпне тәмамлаганга да бик күп еллар үтте. Шулай да мин тырыштым, яхшы билгесе алырмын дигән өмет бар... Киләчәктә дә мондый акцияләрдә катнашырмын дип уйлыйм. Алдагы елларда мондый акциягә катнашучыларның саны артуын теләр идем.
Источник: КШИ
Фоторепортаж:
Татарча диктант
















