Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Новости гимназии
Рәхмәт, Сиңа, ВЕТЕРАН!
Опубликовано: 09.05.2015"Рәхмәт, Сиңа, Ветеран!" Шушы сүзләр белән бүген гимназия укучылары һәм коллективы сугыш ветераннарын һәм тыл ветераннарын сәламләде. Бөек Җиңү көненә багышланган парад бик оста итеп оештырылган һәм шәһәр буйлап стройда бару, ветераннарны сәламләү, Үзәк Стадионда оештырылган Җиңү бәйрәмендә катнашу өлешләреннән тора иде. Гимназия рәтләрендәге зәңгәр күк төсендәге шарлар - тынычлыкны белдерсә, кызыл төстәге йолдызлар - Җиңү символы иде, шарларга тагылган күгәрченнәр җилдә җилфердәп, стройга җанлылык өстәде. Ветераннар яныннан узганда һәркем шарларны һавага очырды, күк йөзе төрле төстәге утлар белән бизәлгән кебек булды. Бу - безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызга шәһәр халкыннан хөрмәт белдерү, аларга белдерергә теләгән рәхмәт хисеннән бары бер тамчы гына. Гомереңне туган халкың, Туган илең өчен корбан иткән ветеран, РӘХМӘТ СИҢА!
Источник: МБОУ "Гимназия"
К списку новостей














