• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мензелинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия» г.Мензелинска Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә ш.“Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А
Телефон: +7(855)-553-51-01
E-Mail: Gt.Mnz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ
Руководитель: Галиева Лилия Альбертовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 322
У нас учат: 33

Новости гимназии

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2015

Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә. Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Ә күпме кеше татар телендә сөйләшә? Бүгенге көндә 7 млн.-нан артык кеше үзен татар кешесе дип исәпли, ә туган телеңдә сөйләшү, укучым, синнән - гимназия укучысыннан һәм миннән, гимназия укытучысыннан тора. Без ана телебездә сөйләшсәк, татар теле беркайчан да бетмәс.


Источник: МБОУ "Гимназия"

К списку новостей