• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мензелинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия» г.Мензелинска Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә ш.“Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А
Телефон: +7(855)-553-51-01
E-Mail: Gt.Mnz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ
Руководитель: Галиева Лилия Альбертовна
Год основания учреждения: 1998
У нас учатся: 322
У нас учат: 33

Новости гимназии

"Бер күрешү - үзе бер гомер"

Опубликовано: 07.12.2014

Гимназия укучылары Кәрим Тинчурин театры артистлары тарафыннан Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү − үзе бер гомер!” музыкаль комедиясенең премьерасында булдылар.Әсәр, 1996 елда язалуына карамастан, үзенең актуальлеген әле дә югалтмаган. Спектакль бүгенге гаиләләр өчен хас булган социаль проблеманы күтәрә. Әхмәт һәм Мәрьям − бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә сөйгәнеңнең кесәсендә акча янчыгы калын булып, аның “куышы” Мальдив утрауларында булса − ул чакта уртак тормышның җәннәткә тиң икәнлегенә Мәрьямнең һич шиге юк. Ә Әхмәт исә, киресенчә, җанга якын үз “куышыңның” түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериалларга мөкиббән һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк. Әхмәт исә сый-хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында хыяллана.Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала. Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган. Яшь актерлар төркеме тамашачыга эмоциональ уйнаулары белән тәэсир итә. Спектакльне бер тында карыйсың.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 6 ноябрь көнне үзенең туган көнен бәйрәм итә.


Источник: МБОУ "Гимназия"

К списку новостей