Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Новости гимназии
Әхлак дәресләре
Опубликовано: 09.11.2011Бүген гимназиядә мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхретддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалануга багышланган "Әхлак дәресләре" үтте.
Әлеге чарада балаларга шәхси үрнәкләре белән нәтиҗәле тәгълим-тәрбия бирерлек затлар катнашты:
Муллина Р.М. - С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты
Гыйбадуллина Җ.А. - ветеран укытучы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы
Ханнанова Ф.Ш. - ветеран укытучы
Якиева Л.Г. - Минзәлә мәдәният йорты сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Зарипова А. - гимназиянең чыгарылыш укучысы, Минзәлә мәдәният йорты хезмәткәре
Фәрит хәзрәт - Минзәлә мәчете имам-мөгаллиме һ.б.
Аларның балаларга биргән үгет-нәсыйхәтләре бик файдалы булды. Бүгенге мәгълүматый мөмкинлекләрдән файдаланып төзелгән искиткеч бай һәм галимнең күпкырлы эшчәнлеген күзәтергә мөмкинлек бирә торган, бер шәхескә кагылышлы энциклопедия дәрәҗәсендәге Р.Фәхреддин шәхесенә, язмышына багышланган интерактив китапны куллану нур өстенә нур булды. Әхлак дәресеннән соң балалар, килгән кунаклар корбан итеннән пешерелгән тәмле өчпочмаклардан авыз иттеләр.
Бәйрәмне үткәрергә булышкан спонсорларга:
Биҗанов Яскәр Миңнулла улы
Фәттахов Радик Шәрип улы
Мөхәммәтҗанова Гөлнур Котдус кызы
Хәбиров Наил Мөбәрәк улы
Хәбиров Илнур Наил улы
Хәбиров Айдар Наил улына рәхмәтебезне белдерәбез.
Остазыбыз, тарихчы-галим, мәгърифәтче имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэддин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуыбызны теләгән. Васыятендә: "Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр", - ди остаз. Гимназиядә аның мирасын өйрәнү, гамәлдә куллану бу васыятькә тугрылыклы икәнебезне күрсәтә.
К списку новостей














