Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 324 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! 07.03.2019

8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! Язгы бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен өләшә, малайларыбыз кызларны-гүзәл затларны сөендерә, мәктәп администрациясе үз хезмәткәрләрен котлый. Мәктәбебез бүген шат авазлардан гөрләп тора. Һәммәгезне дә бәйрәм белән!
-
"Озын толым" бәйгесе 07.03.2019

Гимназия кызлары - бик сөйкемле, зыялы, озын чәчле кызлар. 8 Март бәйрәмнәренә багышлап, 5-11 нче сыйныф кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе үткәрелде. Иң актив җанатарлар, билгеле, малайлар булды.
-
Ветераннарыбызны котладык 07.03.2019

Лаеклы ялга чыккан педагогик хезмәткәрләребез мәктәпне бик хөрмәт итәләр, бәйрәмнәрдә килеп, коллектив һәм укучыларыбыз белән күрешеп яшиләр. 8 нче Март бәйрәмнәренә багышланган чараларда да алар табын түрендә булдылар, һәрвакыттагыча, гимназиягә бәйрәм кәефе алып килделәр, төрле чараларда катнаштылар.
-
“Без бергә” Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры 04.03.2019

Бүген гимназиядә балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры узды.
Бәйгедә төрле сыйныфладан да катнашучылар булды. Алар үзләренең чыгышларын зур иҗади якын килеп башкардылар.
Афәрин, балалар, булдырдыгыз!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 04.03.2019

Бу ялларда Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып узды. Бәйгедә гимназия командасы да катнашты. Кышкы спорт төрләреннән башка биредә мәгариф хезмәткәрләре гер күтәрү, армстерлинг, канат тартышу кебек спортларда да көч сынаштылар. Спорт - сәламәтлек нигезе, барлык катнашучылар күтәренке күңел белән кайтып китте.
-
Кышкы ял оештырдык 04.03.2019

Бүген гимназия хезмәткәрләре өчен ачык һавада кышкы ял оештырдык. Табигать белән хозурланып, чаңгы-чанада шуып, кайнар чәй белән сыйланыр өчен иң күңелле көн иде бүген. Гимназия хезмәткәрләре моны кулдан ычкындырмады! Яллар бик күңелле үтте.
-
Җимлекләр ясыйбыз 02.03.2019

Кошларның азык табуда авыр вакытлары җитте, язга таба аларга бик авыр. Гимназия укучылары кошларга-дусларга ядәм итәргә тырышалар. Алар, җимлекләр ясап, үзләренең активлыкларын күрсәтәләр.
-
«Нужно ли рисковать собой ради спасения жизни других?» 02.03.2019

2.03.2019 для учащихся 9-11 классов гимназии был проведён диспут «Нужно ли рисковать собой ради спасения жизни других?»
Ученики рассмотрели различные ситуации и пришли к выводу: человек способен во имя спасения другого пожертвовать своей жизнью.
И если у него «горячее сердце», он не будет рассуждать, стоит ли этого человека спасать, заслуживает ли он этого.
Мероприятие завершилось просмотром видеоматериалов о "Горячих сердцах".
-
Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көне. 02.03.2019

1 март - Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көне.
Бу бәйрәмнең максаты - халык арасында саклану чаралары турында белемнәрне пропагандалау һәм тарату, шулай ук бөтен дөньяда коткару буенча Милли хезмәтләрнең абруен күтәрү.
Шул уңайдан, гимназиябездә дә гадәттән тыш хәлләрдә саклану чаралары турында укучылар һәм хезмәткәрләр өчен әңгәмәләр узды.
-
Биючеләргә уңышлар телибез! 02.03.2019

Гимназиянең кечкенәләр бию төркеме бүген Чаллы шәһәрендә үткәрелүче бөтенрәсәй "Мы хотим радость" исемендәге бәйгедә катнаша. Аларга уңышлар телибез!














