Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Укучылар экскурсияләрдә йөри 31.05.2017

Укучыларыбыз уку елы ахырында экскурсияләрдә йөри. Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда 1-6 сыйныф укучылары, туган төбәгебезнең тарихы белән танышып, үзләре өчен бик күп мәгълүмат туплады.
-
Укучылар табигать белән таныша 31.05.2017

Укучылар бу көннәрдә саф һавада, паркларда табигать белән таныша, җәйге ялга әзерләнә.
-
Саф һавада кунакта 31.05.2017

Балалар өчен саф һавада булу бик файдалы. Табигатьтә кунакта булганда, саклык чараларын да онытып җибәрмәскә кирәк. Моны аңлап, алар үзләре белән палаткалар да алып чыгалар.
-
"Ак калфак"та мастер-класслар 30.05.2017

Гимназия базасында эшләп килүче "Ак калфак" халыкара хатын-кызлар оешмасы ел дәвамында укучылар һәм әти-әниләр өчен татар халкының онытыла барган милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәреп килде. Бу юлы Хәбирова Римма әлбә һәм гөбәдия пешерү серләре белән уртаклашты.
-
Кызларыбыз барын да булдыра! 30.05.2017

Гимназия кызлары барын да булдыра. Кирәк булса, егетләр белән беррәттән сугышчан әзерлек тә үтә ала. Быелгы 9 Майда оештырылган хәрбиләр парады вакытында безнең кызларыбызга сокланмаган кеше калмагандыр.
Соңгы атнада 10 сыйныф малайлары да хәрби өйрәнүләрдә шөгыльләнә, үзләрен хәрби хезмәткә әзерли. Сәлам сезгә, малайлар! Сынатмагыз! Бәйгеләрдә урыннар алып кайтыгыз!
-
Хезмәт куй да мактан... 30.05.2017

Бүген гимназия укучылары районның сабантуй булачак урынын куаклардан аралау буенча оештырылган өмәдә катнашты. Табигать торышына да карамыйча, алар бик тырышып, күп көч куеп эшләделәр. Җитәкчеләренә дә, 8, 10 сыйныф укучыларына да бик зур рәхмәт!
-
Последний звонок 26.05.2017

По республике прозвенили в последний раз школьные звонки для учащихся 11 класса. Министр образования Э.Фаттахов поздравил выпускников с этим событием: "Дорогие выпускники! Поздравляю вас с окончанием школы! Сегодня для вас прозвучит последний звонок. Вместе с учителями и родителями вы прошли очень важный жизненный этап. За эти годы школа стала для вас вторым домом. Здесь вы многому научились: овладели основными науками, определились с будущей профессией, познали радость общения, приобрели друзей. И сегодня перед вами открывается множество дорог. Какую из них выбрать - зависит только от вас. Желаю вам сил, удачи, терпения, веры в себя и успешной сдачи выпускных экзаменов!"
-
Җәйге мәшәкатьләр башланды 26.05.2017

Мәктәптә укулар бетте диярлек. Укучыларыбыз кайсы гимназия яны тәҗрибә участогын рәтләргә кереште, кайсы класслар шәһәребезгә ярдәм йөзеннән Сабантуй буласы урынны үләннәрдән чистартырга алынды. Кечкенәләребез экскурсия, походларга юл тотты. Уңышлар, барыгызга да!
-
Укытучылар саф һавада ял итте 26.05.2017

Мәшәкатьле уку елын йомгаклаганнан соң, имтиханнар алдыннан бер табигатьне карап, саф һава сулап кайтырга, укытучыларыбыз һәм гимназия коллективы су буен сайлады. Көн бик файдалы һәм күңелле үтте, укытучылар имтихан чорына әзер!
-
Сабантуй урыны әзер! 26.05.2017

Бүген укучыларыбыз районның Сабантуй буласы урынга хезмәт десанты ясады! Тырма-чапкычлар көне буе гөрләп эшләп торды, пешекче апалар укучыларыбызны кайгыртып, тәмле аш-су белән, кыр чәе белән сыйлады. Кырда эшләү искиткеч рәхәт булды! Сабантуй урыны да ялт итте, районыбыз кыр бәйрәменә әзер! Рәхмәт сезгә, балалар!














