Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәп яны лагере 28.12.2017

Кышкы каникулларда гимназиядә мәктәп яны лагере эшли. Бүген балалар актлар залында мультфильмнар карадылар.
-
Котлыйбыз! 28.12.2017

Усманова Энҗе Фаис кызы гимназядә милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып ел ярым эшләде. Җирле шагыйрә, оста оешыручы, укучыларның дусты, коллегаларның остазы була алган хезмәттәшебезне бүген Культура йортына директор итеп билгеләделәр. Котлыйбыз! Гимназиядә "Ак калфак" халыкара хатын-кызлар оешмасы кысаларында эшләп килүче түгәрәк эше яңа көч белән дәвам итәр дип көтәбез. Яңа урында иҗади уңышлар!
-
Яңа ел белән! 28.12.2017

Гимназиядә укучылар елкалары белән беррәттән хезмәткәрләр өчен дә бәйрәм оештырылды. Быел укытучыларыбыз "Айсберг" кафесында ял итте. Гимназия директоры Хәлиулина ГС, бәйрәмнәр белән котлап, коллективның шат яшәвен, тату эшләвен әйтеп үтте, алдагы 2018 елда да бердәм коллектив булып эшләүләрен теләде. Бәйрәмнәр белән!
-
Яңа ел чаралары 24.12.2017

Балаларның иң көтеп алган шатлыклы бәйрәме - Яңа ел бал-маскарады. Быел аны 10 нчы сыйныф укучылары әзерләгән иде. Бәйрәм анда катнашкан барлык укучыларга да охшады. Яңа ел котлавы белән гимназия директоры Халиуллина Г.С. чыгыш ясады, ул уку алдынгыларын, активистларны котлап китте. Укучылар бик шат булып, бүләкләр белән өйләренә таралды.
5-7 сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсен 8 нче сыйныф укучылары әзерләде. Укучыларыбыз бәйрәмне бик яратты. Афәрин!
Быел безнең үз Кыш бабаебыз, Кар кызыбыз бар. Яңа ел котлаулары белән алар район чараларында да катнашты.
Яңа еллар белән!
-
Ритек елкасында кунакта 21.12.2017

Бер төркем Гимназия укучылары Ритек елкасына чакырулы иде. Балалар бик күңелле тамаша карап, Кыш бабай күчтәнәчләре алып кайттылар. Быелгы бәйрәм тамашалары шулай башланды.
-
Филармония концертында 21.12.2017

Гимназиядән 50 укучы, Башкортстан филармониясе концертында булып, кыллы кораллар концерты карап кайтты.
-
Бәйге җиңүчеләре 21.12.2017

Башлангыч сыйныф укучылары төрле бәйгеләрдә бик актив катнашалар, хезмәтләре өчен Дипломнар белән бүләкләнү үзләренә дә бик охшый.
-
Аттестацияне уңышлы үттеләр. 21.12.2017

Гимназиябезнең укытучылары Хәкимова Е.Н., Бәдретдинова АМ. Биктаһирова Р.А.лар югары квалификациягә аттестацияне уңышлы үттеләр. Аларның хезмәте хөрмәткә лаек. Котлыйбыз!
-
Поздравляем с аттестацией! 21.12.2017

Поздравляем Хакимову Елену Николаевну с успешным прохождением аттестации!
-
Гимназия - центр ресурсов по национальному образованию. 21.12.2017

Гимназия - милли белем һәм тәрбия бирү буенча ресурслар үзәге булып тора. Бүген бездә ИРОның (Казан шәһәре) методисты Мозаффарова М.Г. даими семинарны йомгаклау сессиясенә районыбызның милли мәктәп директорларын һәм аларның уку-укыту урынбасарларын җыйган иде. Семинарда милли мәсьәләләр буенча көнүзәк борчыга сораулар турында түгәрәк өстәл булды. Семинар файдалы узды.














