• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Исполнительного комитета Менделеевского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский район, г.Менделеевск, ул.Фомина, д.19
Телефон: +7(855)-492-01-31
E-Mail: Roo.Men@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Управление образования
Руководитель: Назипов Раис Габсалямович
Год основания учреждения: 1985

Новости Управления образования

Тукай рухы безнең күңелләрдә

Опубликовано: 07.05.2014

24 апрельдә “Юность” район мәдәният йортына нәфис сүз осталары җыелды. Ел саен укучылар шулай бөек татар шагыйре, сөекле Тукаебызның туган көнен каршылыйлар.
Әдип тууына 128 тулу уңаеннан Татарстан , Россия, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бу көнне зур бәйрәм итеп билгелиләр. Бу традициядән менделеевлылар да читтә калмады. Татар теленең тирәнлеген, аhәнлеген, байлыгын күрсәтү теләге белән янган 65 шигырь сөюче сайлап алу турында үзләрен сынады.
Мәгариф идарәсе хезмәткәре Гөлшат Вәлиева җитәкчелегендәге мәдәният йорты, мәгариф идарәсе составындагы жюри аларның иң осталарын сайлап алды. Чыгыш ясаучылардан сәхнә осталыгы, теманы югары дәрәҗәдә ачу таләп ителде.
Залдагыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов сәламләде:
– Шигърият бәйрәменә үз милләтен, туган телен, илен, гореф-гадәтләрен сөючеләр җыелган дип ышанам. Бөек Тукай да әсәрләрендә шуңа өндәгән. Без аның иҗатын искә алырга, әдипкә баш ияргә җыелдык, hәркемгә уңышлар hәм остазларына зур рәхмәт белдерәм.
Бәйгедә танылган классик, заман hәм шулай ук җирле шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады. Шигъриятне яратучы талантлы балалар үз шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр. Залда аларның чыгышын мөхтәрәм кунак – Бөек Ватан сугышы hәм мђгариф ветераны Хәсән ага Сәйфуллин хозур кылды.
Дәрәҗәле беренче урыннар Бәзәкә hәм шәhәрнең 4 нче мәктәпләре укучылары Диләрә Кәшәфетдинова, Алия Зиннәтуллинага бирелде (укытучылары Лениза Исмәгыйлова, Гөлназ Борhанова), икенчелекне Румия Рызванова (3 нче мәктәп, Энҗе Заhидуллина), Регина Антонова (7 нче мәктәп, Эльвира Колобанова), Рамил Нургалиев (Турай, Венера Минеханова) бүлештеләр. Анжелика Комарова (3 нче мәктәп, Алсу Ганиева), Эльвира Шиабиева (Бәзәкә, Мөхәмәтнур Сабитов)– өченче. Райнур Газизов (7 нче мәктәп) максатка омтылучы, Ринат Сөнгатов (3 нче мәктәп) тамашачы күңелен яулаучы буларак билгеләнделәр. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыруда актив катнашучы 1 нче мәктәпнең татар теле укытучылары Гөлнара Смирнова, Илнара Исмәгыйлова видео материал тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләр Мактау грамоталарына, бүләкләргә ия булдылар. Оныгы Алинәнең чыгышын күрергә килгән Илсөяр Нуртдинова балаларның сәнгатьле укулары белән соклануын hәм чара барышында онытылмас мизгелләр кичерүен белдерде.
Татар Чаллысы мәктәбе укытучысы Светлана Ситдыйкова рус кызы Екатерина Сандакованы туган тел бәйрәменә әзерләп алып килгән hәм киләчәктә дә катнашырга теләк белдерделәр.



К списку новостей