• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Исполнительного комитета Менделеевского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский район, г.Менделеевск, ул.Фомина, д.19
Телефон: +7(855)-492-01-31
E-Mail: Roo.Men@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Управление образования
Руководитель: Назипов Раис Габсалямович
Год основания учреждения: 1985

Новости Управления образования

Лучик дружбы

Опубликовано: 04.03.2014

Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган регионара “Дуслык нуры” фестивале узды. Анда Менделеевск районыннан hәм күрше Удмуртия Республикасыннан балалар фольклор ансамбльләре катнашты.
Яңабирдедән “Теремшур кускылиос” ансамбленең өлкән төркеме чыгышы фестивальгә старт бирде.
Мәктәп директоры Олег Васильев кунакларга мөрәҗәгать итте:
– Бүген мәктәбебез унынчы мәртәбә җыр, бию, нәфис сү, туган тел, милли традицияләр hәм мәдәният дөньясына– дуслык бәйрәменә дәшә. Фестиваль hәр халыкның үзенчәлеген, телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калырга шул ук вакытта милләтләр арасында дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итә.
Илнәттән “Марий сем” коллективы (җитәкчесе Тамара Абрамова), Яңабирдедән “Ромашка” балалар бакчасы балаларының “Шур дурын”, Бөрешле мәктәбенең “Чишмәкәйләр” ансамбленең (Валентина Тимошенко) “Кичке уен”, коррекция мәктәбенең “Балагурлар” җыр коллективы (Наталья Крестьянинова hәм Алсу Вәлиева) өч телдә яңгыраткан “Эх сез, матур кызлар!”, “Теремшур кускылиос” ансамбленең кече төркеме, Монаш мәктәбенең “Дыдыкынос” (Людмила Павлова) hәм “Кечыйол” (Снежана Андреева), Абалачтан “Ак калфак” ансамбле (Мәүлия Фәйзрахманова) фольклор коллективлары, балалар сәнгать мәктәбеннән “Шатлык” (Надежда Хөрмәтуллина) ансамбле башкарган җырлы-биюле композицияләр тамашачы күңеленә хуш килде.
Удмуртиядән килгән кунаклар – Алнаш районының Муваж мәктәбеннән “Усо мусоос” коллективының сәхнә күренеше чара бизәге булды.
Фестиваль хуҗалары буларак “Теремшур кускылиос” ансамбле чыгышы hәм сәхнәгә шәмнәр куелган зур бәйрәм торты алып чыгу белән тәмамланды.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Зырянова катнашучыларга дипломнар, этник культураны пропагандалау, милли үзаңны формалаштыру, балаларда әхлакый сыйфатларны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Яңабирде мәктәбе коллективына, директоры Олег Васильевка hәм күргәзмәгә кул эшләре тәкъдим иткән коррекция мәктәбе коллективына рәхмәт хатлары тапшырды.



К списку новостей