Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Исполнительного комитета Менделеевского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423650, Республика Татарстан, Менделеевский район, г.Менделеевск, ул.Фомина, д.19 |
| Телефон: | +7(855)-492-01-31 |
| E-Mail: | Roo.Men@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Управление образования |
| Руководитель: | Назипов Раис Габсалямович |
| Год основания учреждения: | 1985 |
Новости Управления образования
Хәрби-патриотик айлык
Опубликовано: 13.02.2017Бәзәкә урта мәктәбендэ хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Әлеге чарада барлык сыйныф укучылары да катнашалар. Һәр сыйныфта тематик сыйныф сәгатьләре уздырыла. Алар сугыш геройларына,тыл хезмәтчәннәренә,сугыш чоры балаларына багышлана. Укучыларны бу чор кешеләренен батырлыклары сокландыра.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар пневматик мылтыкны сүтеп җыйдылар,ату ярышы уздырылды. Югары сыйныф укучылары волейбол уйнадылар,9 нчы сыйныф укучылары җиңүче булдылар. Турниктан күтәрелү буенча ярышлар үткәрелде. 5-7 сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Бу уенда укучылар төрле ярышларда көч сынаштылар. Чара балалар өчен бик күңелле узды.
К списку новостей


















