Муниципальное казенное учреждение "Управление образования Исполнительного комитета Менделеевского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423650, Республика Татарстан, Менделеевский район, г.Менделеевск, ул.Фомина, д.19 |
| Телефон: | +7(855)-492-01-31 |
| E-Mail: | Roo.Men@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Управление образования |
| Руководитель: | Назипов Раис Габсалямович |
| Год основания учреждения: | 1985 |
Новости Управления образования
Тел - безнең гомерлек юлдашыбыз
Опубликовано: 13.02.2017Туган тел көне уңаеннан Бәзәкә урта мәктәбендә кызыклы чаралар, сыйныф сәгатьләре уздырыла. 11 февраль татар теле укытучысы Губайдуллина Г. 7,8 нче сыйныф укучылары белән “Тел - безнең гомерлек юлдашыбыз” исемле әдәби кичә үткәрде. Укучылар туган телләрендә шигырьләр укыдылар,төрле кызык мәгълүмәтләр белән таныштылар.Губайдуллина Г. укучыларга сораулар бирде,актив укучылар тиз арада аларга җавап таптылар.Шулай ук Туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, гореф-гадәтләре турында мәкәлә укыды,балалар кызыксынып тынлап тордылар. Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән - кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде дип искәртте. “Теле барның киләчәге бар” дип юкка гына әйтмәгән халык. Безнең максатыбыз: халкыбыз мирасын, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятне сакларлык, башкаларга хөрмәт белән карарлык укучылар тәрбияләү.
К списку новостей


















