Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Зюринский детский сад Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Җөри балалар бакчасы" (МБДОУ "Зюринский детский сад")
Визитная карточка
| Адрес: | 422153,Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Зюри, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Raliya.Abuzorova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Зюринский ДС" |
| Руководитель: | Абузарова Ралия Мугтасимовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 3 воспитанника (среди обучающихся иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
ВСЕ новости детского сада
Чираттан тыш ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 10.06.2017Татарстан республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге” казна учреждениесенең 2017 нче елның 8 нче июнендә чыгарылган рәсми хаты нигезендә, Җөри балалар бакчасында 2017 нче елның 10 нчы июнендә чираттан тыш ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка авыл җирлеге сәркатибе Кузнецова Э.Н., Җөри урта мәктәбенең профком рәисе Вятская Е.А., башлангыч сыйныфлар укытучысы Шарифуллина С.М. һәм әти-әниләр чакырылды.
Беренче сүз балалар бакчасы мөдире Абузарова Р.М.га бирелде. Ул “МБ” КМУ җитәкчесенең рәсми хатында язылган фактлар белән таныштырды. Шушы атнада гына Акман авылында булып үткән вакыйгага аерым тукталды. Өйдә ялгыз калдырылган балалар өчен әти-әниләргә закон каршында җавап тотарга туры килуен дә искәртте.(Закон РТ от 01.08.11 №59-ЗРТ “Об Уполномоченном по правам ребенка в РТ” һәм ст.125 «Оставление в опасности”, ст.156 “Неисполнение обязанностей по воспитанию несовершеннолетнего”).
Бакча тәрбиячесе Михайлова А.П. әти-әниләр белән чираттан тыш инструктаж үткәрде, тормышта куркыныч тудыручы вакыйгалардан сакланырга өйрәтүче буклетлар таратты.
Балалар бакчасы җәйге ялга туктау сәбәпле, барлык җаваплылык әти-әниләр җилкәсенә төшә.Шул уңайдан авыл җирлеге сәркатибе аеруча ата-аналарга игътибарлы булырга кирәклеген, балаларның үзләрен генә өйдә ялгыз калдыруның һәм күздән югалтуның нинди аяныч хәлләргә китерүен ассызыклап үтте.
К списку новостей











