Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе")
Визитная карточка
| Адрес: | 422174, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Владимирово, ул. Первомайская, д. 2а. |
| Телефон: | +7(855)-64-03-27 |
| E-Mail: | Elena.Bachkova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Владимировская ООШ" |
| Руководитель: | Бачкова Елена Алексеевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 4 ученика, из них иностранных граждан -0 |
| У нас учат: | 6 учителей. Язык обучения татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Владимировская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Владимир төп гомуми белем мәктәбе") - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Тукай атналыгы башланды
21.04.2014
Бүген һәр сыйныфта Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырткан темага сыйныф сәгатьләре үтте.
-
"Туган ягым-яшел бишек" 18.04.2014

17 се көнне Кукмарада "Туган ягым-яшел бишек" төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе үтте. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрафикова Алсу Илдус кызы әлгеге конференциядә катнашты. Уңышлы чыгыш ясады, диплом белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Конкурс нәтиҗәләре 16.04.2014

Агачтан ясалган эшләнмәләр буенча район күләмендә үткәрелгән конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурс төрле номинациягә бүленгән иде. "Художественно-декорятивные изделия" номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Тупаев Геннадий-2 нче, шул ук сыйныф укучысы Кушаев Николай 3 нче урын алды. "Предметы домашнего обихода" номинациясе буенча 8 нче сыйныф укучылары Бахров Геннадий, Саркиева Надежда-1нче, Ахунова Регина 2 нче урынга лаек булдылар. Булдыргансыз,укучылар!!! Җиңүегез белән котлыйбыз!!!
-
12апрель - космонавтика көне
14.04.2014
12 нче апрель - Бөтендөнья космонавтика көне. Бу көнне мәктәбебездә космонавтикага багышланган сыйныфтан тыш чаралар уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр турында мәгълүматлар бирелде. Беренче космонавтларыбыз-Ю.А. Гагарин, В. Терешкова хакында чыгышлар тыңланды.
-
Алабуга экономик зонасына экскурсия
03.04.2014
3 апрель көнне мәктәпнең алдынгы, спортсмен, актив укучылары Алабуга экономик зонасына сәяхәт кылдылар. Укучылар бу зона турында куп мәгълумат туплап кайттылар. Әлеге сәяхәт аларга ишеткәннәрен тулаем кузалларга ярдәм итте. Бу сәяхәт укучыларыбызга киләчәктә узләренең тормыш юлын дөрес итеп сайлауга да зур этәргеч булды дип уйлыйбыз.
-
Кошлар көне 01.04.2014

Бүген мәктәбебездә кошлар көне булып узды. Канатлы дусларыбызга ярдәм йөзеннән, "Иң яхшы сыерчык оясы" дигән конкурс игълан ителгән иде. Укучы егетләребез укытучылары Николай Петрович белән бик тырышып, ай дәвамында сыерчык оялары ясадылар. Менә бүген ,ниһаять, конкурсның җиңүчесе билгеле булды. 8 нче сыйныф укучысы Григорьев Виктор иң оста һәм дөрес итеп оя ясаучы исеменә лаек дип табылды. Котлыйбыз сине,Виктор!
Бәйрәмнең икенче өлешендә укучы кызларыбызның "Кошлар-табигать күрке " дигән темага язылган берсеннән-берсе эчтәлекле,кызыклы иншаларын тыңладык. Шулай ук кошлар турында җырлар һәм шигырьләр дә яңгырады.
Канатлы дусларыбызга игътибарлырак булсак иде. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ бит. Шуны онытмыйк!
-
"Ел укучысы-2014" конкурсы
28.03.2014
Усәли куст берләшмәсе башлангыч сыйныф укучылары арасында "Ел укучысы-2014" дип исемләнгән бәйге уздырды. Әлеге конкурс Түбән Сон мәктәбендә үтте. Чарада мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Данилов Владик катнашты. Призлы урынга лаек булды. Афәрин! Булдырдың,Владик!
-
Урман мастеры белән очрашу 21.03.2014

Бүген мәктәбебездә урман мастеры - Гарипов Нурулла Каюмович белән очрашу булды. Ул үзе белем алган көллият турында сөйләде. Фикерләре белән уртаклашты. Урта һөнәри белем бирүче "Лубян урман -техника көллияте" кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. Әлеге техникумны тәмамлаган урманчылар илебезнең кайсы гына төбәгендә эшләмиләр. Югары постларда, төрле урман хуҗалыкларында хезмәт юлларын дәвам итәләр.
Лубян матур урманнары,агач эшкәртү цехлары белән дан тота. Саф һавасы гына да ни тора! Ә студентлар өчен бөтен шартлар да булдырылган. Биредә төрле ярышлар,бәйрәмнәр еш була. "Техникумның киләчәге зур. Биредә белем алган кеше беркайчан да үкенмәячәк,"-диде Нурулла Каюмович.
-
"Гаиләм горурлыгы" иншалар конкурсы
19.03.2014
Район күләмендә үткәрелгән "Гаиләм горурлыгы" дип исемләнгән иншалар конкурсының нәтиҗәсе билгеле булды. Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучысы Бачкова Алена 3 нче урын яулады. Аленаны әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Татар теле буенча олимпиада 19.03.2014

Татар теленнән зона буенча олимпиада булып узды. Мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Петров Толя 2 нче урын алды һәм район күләмендә үткәреләчәк олимпиадага катнашу хокукына ия булды. Анда да сынатмады: 2нче урын алып кайтты. Җиңүен белән котлыйбыз сине,Толя. Алга таба да уңышларын белән сөендереп тор.






