Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнесуньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422167, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Верхняя Сунь, ул. К. Маркса, д. 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Nailya.Mugtasimova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнесуньский ДС" |
| Руководитель: | Мугтасимова Наиля Хатиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 2 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Сабыеңны ачык тәрәзәдән ерак тот!
Опубликовано: 08.07.2021Сабыеңны ачык тәрәзәдән ерак тот!
- Өйдә сабый бар икән, тәрәзәләрне тулысы белән ачык калдырмагыз – я өстәге форточкадан, я җилләтүнең вертикаль режимыннан файдаланыгыз;
- Тәрәзәләрдә махсус замоклар яки рәшәткәләрдән файдаланыгыз;
- Тәрәзәләрне бала ача алмаслык итеп блокировкалагыз – аның тоткасын алып, яшереп куярга була;
- Бала тәрәзә төбенә үрмәләп менәрлек мебельне – урындыкларны, кроватьне, комодларны тәрәзәдән ераккарак күчерегез;
- Ачык тәрәзә янында сабыйны кулда тотып тормагыз – берәр кызыклы әйбер күреп, шуңа үреләм дип, сабый кулдан ычкынырга мөмкин;
- Баланы игътибарсыз калдырмагыз – аңа я абыйлары, апалары яки нәнәй-картәтиләре күз-колак булсын.
- Баланы тәрбияләгез – аңа ачык тәрәзәнең ни өчен куркыныч булуын аңлатыгыз.
- Онытмагыз – москит челтәре бәләкәй баланың гәүдә авырлыгын күтәрә алмый!
Хәвефсезлекнең гади кагыйдәләре, игътибарлы булу сабый гомерен саклап калырга булышлык итә.
Хөрмәтле әтиләр! Түбәндәге гади генә эшләрне эшләп куярга онытмагыз:
- Тәрәзәгезгә “тросовый” дип аталучы чикләүгеч яки балалар замогы куярга онытмагыз.
- Бала москит челтәренә таяна алмаслык булсын!
- Баланың балкон тәрәзәсенә үрмәләвенә юл куймагыз.
К списку новостей






