• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2
Телефон:
E-Mail: Liliya.Hasanova1577@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Верхнеошминский ДС"
Руководитель: Хасанова Лилия Хановна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

Югары Ушмы балалар бакчасы яңалыклары

Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”

Опубликовано: 03.01.2020

Катнаш төркем балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.

 

Тема.  Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт.

Максат.

1.      Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

2.      Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык, тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.

3.      Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив мәсьәләне чагылдырган  рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар тавышы, зур юл макеты, "серле” җәймә.

                                 Шөгыль барышы

Тәрбияче-Хәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?

 

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

                - Без бүген юл кагыйдәсен,  өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче -Балалар, бүген безнең белән танышырга дип,  бик күп кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик әле. (Исәнмесез!)

 

 -Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин  ул  бик еракта. Ә  нинди патшалыкка баруыбыз хакында  табышмактан белерсез:

                                      Алмаш – тилмәш өч күз яна:

                                         Яшел, сары һәм кызыл:

                                         Урамда исән йөрергә

                                         Булыша ул көнозын.

-Нәрсә булыр икән бу балалар?

Балалар.  Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына” барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

 

 Балалар.

     -Минем паровозик белән  барасым килә   .(Гаяз)

     -Ә мин машинада барыр идем                    .(Эмир)

     -Минем кораблик белән барасым килә.       (Диана)

     -Ә мин такси чакыртам да барам                .(Зэйнэп)

     -Минем вертолетта очып барасым килә      .(Данил)

     Ә мин КАМАЗ белән барыр идем.                  (Мэдинэ)

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам?

- Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

---  Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

-Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса...

 

 Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

    ( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Күзләрен ачуга  светофор килеп чыга.

 

(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете

 

Правее держи капитан,у нас впереди......БЕЗНЕҢ каршыда...

 

Тәрбияче.. Балалар, Кем икән  бу безнең каршыда?

Балалар.  Светофор,бу!

Тәрбияче.Дөрес, балалар, бу -светофор. Әйдәгез сүзне светофорның                  үзенә бирик эле.

 

(Диана) Светофор.  

                 Сак йөрегез! Күзләрегез

                    Булсын гел юлда гына .

                     Чыгыгыз урам аша,

                     Тиеш урыннан гына.

 

(Светофор балаларга уен уйната).

Тәрбияче. Рәхмәт, светофор!Ә хәзер без сезгә , светофор белән бергә уен тәкъдим итәбез.

-Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

 

Светофор уены. Минем кулда 3  төсле түгәрәк, алар – светофор төсләрендә, -----Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак янагыз.

--- Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

--- Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез. Килештекме? Бер, ике, өч – уен башланды!

-Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны дәвам итәбез.

                         Хәерле юл, дусларым,

                         Исән – имин йөрегез.

                         Юлда тәртипле булуның ,

                        Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, "Шигрият аланына  килеп җитәбез.        (Балалар тезелеп баса)

    Гаяз: Һәлакәтләр булмасын дип 

                Телидер һәрбер йөрәк

                Шуңа күрә дә йөргәндә

                Бик сак булырга кирәк!

 

Эмир: Юкка гына әйтмәгәннәр:

                 Ашыккан – ашка пешкән.

                 Сабыр иткән – барып җиткән,

                 Чыгармагыз сез  истән.

 

Данил: Юл кагыйдәсен белмәүче

                Урам – юлда йөрмәсен

                Бик йөрисе килә икән

                Кагыйдәсен өйрәнсен.

 

 

Диана: Юлны аркылы чыкканчы

            Карап ал сулга – уңга.

            Якында машина күрсәң,

            Ашыкма, чыкма юлга

 

Зэйнэб: Кайда гына йөрсәгез дә

           Игътибарлы булыгыз.

           Кагыйдәләрне үтәгез.

           Имин булсын юлыгыз.

      Тәрбияче.  Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Уен аланы”на барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы уеныбыз.

-Безгә дөрес һәм тиз итеп,  пазллардан машинаны җыярга кирәк. (Һәр бала икешәр пазл алып урнаштыра.)

 

-Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә”

Тәрбияче.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)

 

Карлсон.– Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим. Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым. Нишлисез сез монда?

Тәрбияче. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк, тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол уйныйбыз.

Тәрбияче. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга ярамый!

Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

 Тәрбияче.

Карлсон, гафу итегез,

Штраф түләп китегез.

Юлда тәртип боздыгыз,

Кагыйдәне боздыгыз!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

 Карлсон.

Кайда соң ул юл дигәне?

    Тәрбияче.  Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

 Тәрбияче. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны өйрәнергә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә инде?

  

 

 Тәрбияче.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күп төрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең бакчага кил инде!

Карлсон.-Ярый, мин киттем алайса.

 (Карлсон  китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «машина»лар каршы чыга)

Тәрбияче.Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Ай-һай, машиналар тыз да быз чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле үзләрен!

 1)1 нче бала. Йөк машинасы булам мин,

Исемем минем – КАМАЗ.

К списку новостей