Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шадчинский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Шәдче балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422145,Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Шадчи, ул. Молодёжная, д. 14 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | LG.FiIippova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шадчинский ДС" |
| Руководитель: | Филиппова Лилия Галиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 13(среди обучающихся иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 |
Новости
Муса Җәлил- балаларның якын дусты!
Опубликовано: 16.02.2021Туган тел айлыгы дәвам итә.Герой патриотик шагыйрь - Муса Җәлилне искә алдык.
Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Муса Җәлил табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган.
"Карак песи"
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә.
-Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма.
15 февральдә - татар халкының каһарман улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Аның тормышы һәм иҗат батырлыгы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Шагыйрьнең шигырьләрен бүген без яратып укыдык.Үзебезнең авылдагы һәйкәлгә барып килдек. Өй эше - Җәлил әсәрләренә рәсемнәр конкурсы.
К списку новостей











