Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Суньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ / ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Сон балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422173 Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малая Сунь ул. Советская д. 21 А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Gulnara.Muhamethan1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Суньский ДС" |
| Руководитель: | Мухаметханова Гульнара Рафатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 2 воспитанника (среди обучающихся иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Суньский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ / ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Сон балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Бездә кунакта участковый Зиннур Зиннатуллович! 11.09.2015

-
1нче сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2015

Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга, әлбәттә инде балалар бакчасына!
-
1 июнь - балаларны яклау көне! 01.06.2015

1 июнь - балаларны яклау көне. Районыбызда бу көн "Вперед, юниоры!" дип исемләнгән спартакиада белән билгеләп үтелә. Без дә бу спорт төреннән читтә калмыйбыз.Быел үткән спартакиадада Рахимов Ильназ берничә төрдән катнашты, һәрберсеннән грамоталарга лаек булды. 30 м.га йөгереп 3нче урынга, подъем туловище буенча 2нче урынга, эстафетага катнашып 2нче урынга лаек булды. Афәрин, дип кенә әйтәсе кала Ильназга.
-
"Солтан чишмәсе"нә экскурсия. 23.05.2015

Балаларда экологик культура , табигатьне яратырга, аны сакларга, якларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны арттырырга омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү максатыннан балалар белән һәрвакыт экскурсияләргә барабыз. Чираттагы экскурсия "Солтан чишмәсе"нә!
-
Бөек җиңүгә 70 ел! 08.05.2015

Бөек җиңүгә 70 ел уңаеннан уздырылган митингта катнашып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй сез тынмас җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
-
Тыл ветераны Мәликә әбидә кунакта! 07.05.2015

Ак яулыклы татар әбисе! Син барсын да күрдең: яхшысын да, яманын да, ачлыгын да. Ләкин син барысына да түздең, татар әбисе булып калдың, башыңнан ак яулыгыңны төшермәдең!
-
"Татар теле - Тукай теле." 25.04.2015

Бүген бакчабызда "Туган тел" атналыгының соңгы көне. Атнабызны "Татар телем - Тукай теле" исемендәге әдәби кичә белән мәктәп белән берлектә тәмамладык. Кичә Г.Тукайның туган көненә багышланды: укучы балалар аның шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, бакча балалары шигырьләрен сөйләделәр. Кичә бик күңелле узды.
-
"Радуга детских талантов" Vнче район фестиваль конкурсы. 22.04.2015

Бүген районыбызда "Радуга детских талантов" Vнче район фестиваль конкурсы булып узды. Безнең кызларыбыз "Шәл бәйләдем" күмәк биюе белән уңышлы гына чыгыш ясадылар, диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
Бездә бүген сәламәтлек көне! 07.04.2015

Бакчабызда бүген сәламәтлек көне булды. Көнебез гадәттәгечә иртәнге гимнастика белән башланып китте һәм "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән тема астында уздырылган сәяхәт белән дәвам итте.
-
Әнкәй - җирдә иң зур кеше! 07.03.2015





