Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеякинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе")
Визитная карточка
| Адрес: | 422157, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Нижние Яки, ул. Новая, дом 6. |
| Телефон: | +7(855)-632-94-10 |
| E-Mail: | SNyak.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеякинская СОШ" |
| Руководитель: | Салахиева Ляйсан Фазылзяновна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеякинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе") - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90
-
Иң яхшы әйдаман конкурсы 12.02.2013

11 февраль көнне Түбән Яке урта мәктәбендә "Иң яхшы әйдаман-2013" зона конкурсы булып узды.
-
Лыжня России 11.02.2013
10 февраль көнне Түбән Яке гомуми урта белем бирү мәктәбе территориясендә Бөтенроссия күләмендә узучы “ Лыжня России” дип аталган чаңгы шуу чарасы үтте. Чарада авылыбыздан 85 кеше катнашты. Укучылар – 59 (малайлар-32, кызлар- 27), зурлар – 26(ир-атлар-17, хатын-кызлар- 9). Чаңгычыларның иң кечкенәсенә - 4 яшь, иң өлкәненә 55 яшь иде. Чагы шуудан ветераннарыбыз да читтә калмады. Алар – Шарифуллин М. һәм Батталова Р. -
Студентлар белән очрашу 09.02.2013

9 февраль көнне Түбән Яке урта мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуга 8 студентыбыз килгән иде. Алар үзләренең уку йортлары, студент тормышлары белән таныштырап үттеләр.
-
Шигръи Сабантуй 09.02.2013

7 февраль көнне КФУ актлар залында әлеге уку йортында эшләп килүче “Әллүки” әдәби берләшмәсе игълан иткән “Шигъри Сабантуй” конкурсының йомгаклау туры булып узды. Конкурсның йомгаклау этабында мәктәбебезнең яшь шагыйрәсе Ралия Мусина да катнашты.
-
Мәктәптә "Мәүлид бәйрәме" 30.01.2013

29 нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә "Мәүлид бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә Илһам хәзрәт, Габдрахман хәзрәт, Нәкыйп мулла, Маһинур абыстай килделәр.
-
Аттестация узучы укытучыларны котлыйбыз. 21.12.2012

Быелгы уку елында аттестация узучы укытучыларны: Шарифуллин Айрат - музыка укытучысы (высшая кв.кат), Губайдуллина Мәһиҗүрә - математика укытучысы ( 1 кв.кат), Каримова Эльмира - математика һәм информатика укытучысы (1 кв.кат), Каримуллина Гүзәлия - инглиз теле укытучысы (1 кв.кат), Сагитова Нурия - биология укытучысы (1 кв.кат), Мубаракшина Рәмзилә - башлангыч класс укытучысы (1 кв.кат) котлыйбыз. Аларга алдагы тормышларында уңышлар, яңа үрләрне яулауларын, саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.
-
Татар теле олимпиадасы призеры 17.12.2012

Мунципаль тур татар теле олимпиадасында катнашып призер булган 10 сыйныф укучысы
Лотфуллина Зәлия Альберт кызын котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Инглиз теленән олимпиада призеры
10.12.2012
Мунципаль тур инглиз теле олимпиадасында катнашып призер булган 11 сыйныф укучысы Насибуллина Сөмбел Фоат кызын мәктәбебезнең Хыял исемендәге укучылар оешмасы тәбрик итә. Республика күләмендә узачак олимпиадада уңышлар тели.
-
День антикоррупции 10.12.2012

Информация о проведении дня антикоррупции по МБОУ «Нижнеякинская СОШ» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Наименование школыДата проведения Дня антикоррупцииЗапланированные мероприятияВремяПриглашен-ныеОтветственныйМБОУ «Нижнеякинская СОШ»8.12.121. Урок по теме«О борьбе с коррупцией»10 класс8.55-9.40Старший УУП отдела МВД России по Мамадышскому району майор полиции Зигангараев Ринат ДавлетгараевичСагитов И.Ф.-учитель обществознания2.Доклад по теме «Без коррупциягә каршы»9.40-10.00Юнусова М.К.-классный руководитель3.Просмотр видеофильма10.0010.25Шарифуллин А.М.- учитель истории -
“Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсы нәтиҗәсе 03.12.2012

8 класс укучысы ЮНУСОВА АЛИНӘ
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, дәүләт оешмасы “Идел” яшьләр үзәге оештырган республика күләмендә үткәрелгән XII “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының йомгаклау турында катнашып зур уңышларга иреште.
“Син – милләтебезнең киләчәге. Каләмеңнең карасы кимемәсен, иҗат итүдән туктама. Яңа биеклекләргә омтылуыңны һәм ирешүеңне теләп, “Идел” яшьләр үзәге директоры вазифаларын башкаручы Л.Н.Төхфәтуллина.”
Без дә шушы теләкләргә кушылабыз. Алдагы тормышыңда зур уңышлар, сәламәтлек, мәктәбебезнең горурлыгы булып калуыңны телибез.


