Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Нижние Яки, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-632-94-19 |
| E-Mail: | Alfiya.Shigapova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеякинский ДС" |
| Руководитель: | Шигапова Альфия Галимулловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 10(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
МЧС бездә кунакта!!! 05.04.2017

МЧСта эшләүче Ильнур Гасимов безнең балалар бакчасына килеп, яз вакытларында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп китте.Аларга үзенең киңәшләрен бирде,нәрсә ярый,нәрсә ярамый икәнлекләрен аңлатып узды.Балаларда бу очрашу бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
Кошлар көне 03.04.2017

Апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. 1 нче апрель– Бөтендөнья кошларны саклау көне буларак билгеләп үтелә! Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр. Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.
-
Конкурс "Радуга детских талантов" 28.03.2017

Зона буенча үткәрелгән "Радуга детских талантов" конкурсында безнең балалар бакчасыннан Низамутдинова Зилә, Фазырахманова Ильзия катнаштылар, һәм район турына үттеләр. Уңышлар телибез!
-
Әкиятләр яратабыз 16.03.2017

Мәктәп укучылары безнең балалар бакчасын бик яраталар.Әле менә бүген дә Раниль абыйлары белән Камилә апалары аларга бик кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләр укыдылар. Рәхмәт аларга!
-
Котлы булсын әниләр бәйрәме! 07.03.2017

8 март бәйрәме уңаеннан "Әдәп төбе- матур гадәт" дип исемләнгән кичә уздырдык. Бәйрәм күңелле, матур үтте. Балалар әниләрен, дәү әниләрен җыр, бию, шигырьләр аша тәбрикләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр.
Рәхмәт яусын безнең әниләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
-
Табигать почмагында эш 02.03.2017

-
Котлыйбыз! 01.03.2017

Тәрбиячебез Илгизә Нуретдиновнаны югары уку йортын тәмамлап, диплом алуы белән котлыйбыз.Киләчәктә уңышлар телибез.
-
Әтиемә бүләгем! 22.02.2017

Без бүген балалар белән яраткан әтиләребезгә Ватанны саклаучылар көненә бүләк ясадык. Аларны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Муса Җәлил - халык улы. 15.02.2017

-
Чаңгы юлы - 2017 11.02.2017

Авылыбыз җирлегендә бердәм рәвештә чаңгы шуу ярышы бәйрәмчә узды. Барыбызда бик теләп катнаштык.






