• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мамадышский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнеошминская средняя общеобразовательная школа имени М.Ш.Шакирова» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «М.Ш.Шакиров исемендәгеТүбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеошминская средняя общеобразовательная школа имени Мухаметзяна Шакировича Шакирова» Мамадышского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Мөхәммәтҗан Шакир улы Шакиров исемендәге Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422164, Республика Татарстан, Мамадышский район, село Нижняя Ошма, улица Советская, дом № 33 А.
Телефон: +7(855)-632-34-45
E-Mail: Snijnem.mam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеошминская СОШ им.М.Ш. Шакирова"
Руководитель: Шакирова Зайтуна Каримовна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 98 учащихся, из них иностранных граждан-0
У нас учат: 16 учителей

Новости Нижнеошминской СОШ

Район ветераннар оешмасыннан Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, ветераннар советы җитәкчесе Талипова Гөлнәзирә Василовна укучылар белән очрашуга килделәр. Түбән Ушмы авылында туып бүгенге көндә Мамадышта яшәүче авылдашыбыз Вазыйх абый яшь чакта, сугышка кадәр тормышын, сугышта булган хәлләр турында сөйләде.

Опубликовано: 13.03.2015

Кешенең матурлыгы үз ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу дигән сүз. Кешене нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй – фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә.
  Район ветераннар оешмасыннан Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, ветераннар советы җитәкчесе Талипова Гөлнәзирә Василовна укучылар белән очрашуга килделәр. Түбән Ушмы авылында туып бүгенге көндә Мамадышта яшәүче авылдашыбыз Вазыйх абый яшь чакта, сугышка кадәр тормышын, сугышта булган хәлләр турында сөйләде.

 Авыр, бик авыр еллар булды шул, ул еллар. Ләкин батыр йөрәкле аналар да, 18 яшьләре әле чәчәк атып өлгермәгән яшь кызлар да, куллары ныгып бетмәгән яшь сабый балалар да барыбер түзделәр. Дошманны җиңүгә ышаналар иде бит алар. Әнә шул сихри көч безне яшәтте, авырлыкларга түзәргә өйрәтте, йөрәкләргә түземлек, күңелләргә сабырлык бирде дип сөйләде Миннур апа.
 Афган сугышында катнашкан Яковка авылы егете үзенең Армиядә күргәннәре турында, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү - һәр гражданинның изге һәм мактаулы бурычы икәнлеген, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда халкыбызның тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләде.

   Ветераннарга зур рәхмәтләребезне җиткердек, без алар алдында гомер буе бурычлы булуыбызны әйтеп баш идек.

   Ветераннар белән очрашуны авылыбызның яңа “Дан парк”ында, һәйкәл янында, “Дуслык” спорт сараенда дәвам иттек.



К списку новостей