• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Мамадышский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнеошминская средняя общеобразовательная школа имени М.Ш.Шакирова» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «М.Ш.Шакиров исемендәгеТүбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеошминская средняя общеобразовательная школа имени Мухаметзяна Шакировича Шакирова» Мамадышского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Мөхәммәтҗан Шакир улы Шакиров исемендәге Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422164, Республика Татарстан, Мамадышский район, село Нижняя Ошма, улица Советская, дом № 33 А.
Телефон: +7(855)-632-34-45
E-Mail: Snijnem.mam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнеошминская СОШ им.М.Ш. Шакирова"
Руководитель: Шакирова Зайтуна Каримовна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 98 учащихся, из них иностранных граждан-0
У нас учат: 16 учителей

Новости Нижнеошминской СОШ

“Экологик белем дәресләре”

Опубликовано: 12.05.2014

“Экологик белем дәресләре”. Бу чара үсеп килүче буынның экология юнәлешендәге белемен арттыру, укучыларда туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп куя. Балаларга парта артына утырган беренче көннән үк “Табигать—туган йортыбыз” дип аңлатыла. Ни өчен үсә төшкәч,  алар тирә-якны пычрата башлый соң? Бүгенге көндә табигатебез шундый чиктә, хәтта чаң сугарга вакыт җиткән. 
Безнең Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбенә экологик белем дәресләренә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама аръягы территориаль идарәсе җитәкчесе Фәләхова Фәүзия Әхмәт кызы чакырылды.
     Башлангыч класс укучылары өчен дәрес уен рәвешендә мавыктыргыч үтте. Балаларның экология өлкә¬сендәге белем дәрәҗәсен сынап карау өчен аларга төрле сораулар бирелде. Шулай, мәсәлән, кәгазь, плас¬тик сыешлыклар, алюминий банкалар, пыяланың һәм машина шин¬нарының “яшәү” срогы турында сорауларга дөрес җавап бирүчеләр күп булды. Атап әйткәндә, пластик сыеш¬лыкның, сыра банкаларының таби¬гатьтә таркалу срогы— 100, пыяланыкы— 1000, йонныкы 1 ел. Уйлап карасаң, күпчелек очракта моның өчен бер кеше гомере генә җитми. Фәүзия Әхмәт кызы балаларга чималны икенчел эшкәртү турында сөйләде. Макулатурадан, пластик сыешлыклардан нинди продукция чыгарылганын конкрет әйберләр мисалында сөйләп күрсәтте. Шулай ук бу өлкәдәге чит ил тәҗрибәсе белән таныштырып үтте. Ул балаларда бик күп сораулар тудырды. Ни өчен, мәсәлән, чит илдә тәмәке төпчеге ташлаган өчен дә зур-зур штрафлар салына. Ә бездә машина белән чүп китереп аударсалар да, без моңа игътибар итмәскә дә мөмкин. Чыннанда, балаларга белем бирү—бер, ә мәктәп бусагасыннан чыгу белән алар чынбарлык белән күзгә-күз очраша. Болар турында законнар да булуын, аларның тормышка ашырылуын контрольдә тотучылар да бар икәнлеген искәртте.Чыннан да, барыбызда табигать кочагына чыгып саф һава суларга яратабыз. Әмма кайбе¬рәүләр үзләреннән соң тау кадәр чүп өемнәре калдыра. Монда кешеләрнең аңын һәм җәм¬гыятьнең моңа карашын үзгәрт¬мичә, экологик проблемаларны ныклап аңламыйча һәм һәр кешенең катнашлыгыннан башка килеп туган хәлне төзәтеп булмаячак.
Югары класс укучылары “Экологик белем  дәресләре”ндә әлеге темага өстәмә мәгълүмат алу өстенә, экология буенча үзләрен борчыган проблемалар турында да сөйләштеләр, хәлне яхшырту максатында тикшеренү эшләре алып барырга, үз проектларын эшләргә дигән уртак фикергә килделәр.


К списку новостей