Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеошминская средняя общеобразовательная школа имени Мухаметзяна Шакировича Шакирова» Мамадышского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Мөхәммәтҗан Шакир улы Шакиров исемендәге Түбән Ушмы урта гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422164, Республика Татарстан, Мамадышский район, село Нижняя Ошма, улица Советская, дом № 33 А. |
| Телефон: | +7(855)-632-34-45 |
| E-Mail: | Snijnem.mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеошминская СОШ им.М.Ш. Шакирова" |
| Руководитель: | Шакирова Зайтуна Каримовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 98 учащихся, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 16 учителей |
Новости Нижнеошминской СОШ
Очрашу
Опубликовано: 09.04.2014Очрашу
Яшәү өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,-
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
9 нче апрель көнне Түбән Ушмы урта мәктәбе укучылары берничә шигырьләр китабы авторы, авыл, район сәхнәләрендә куелган дистәләгән спектакльләрдә төп геройны уйнаучы, үз кулына баянын алып сандугачтай сайраучы - авылдашыбыз Васылова Гөлнур Зарип кызы һәм “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Россиия журналистлар, Татарстанның Язучылар берлегше әгъзасы, Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур исенендәге премия лауреаты Вәрис Гали белән онытылмаслык очрашу мизгелләре кичерде. Очрашу тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтеп, һәркем күңелендә гүзәл хисләр уятты.
Очрашуны 10 нче сыйныф укучылары Булат Талипов һәм Диләрә Галимуллина алып барды. Гөлнур Васылованың шигырьләрен “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары сөйләде, матур җырлар, дәртле биюләр очрашуны тагын да ямьләндерде. Гөлнур ханым чын күңелдән укучылар белән аралашты, һәр кызыксынып бирелгән сорауга җавапларын җиткерде.
К списку новостей











