Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеошминский детский сад Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Түбән Ушмы балалар бакчасы" (МБДОУ "Нижнеошминский детский сад")
Визитная карточка
| Адрес: | 422164, Республика Татарстан, Мамадышский район, с Нижняя Ошма ул. Советская д.97 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Lyaysan.Mubarakzyano@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Мубаракзянова Ляйсан Рафаэлевна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 28.Среди обучающихся иностранных граждан нет |
| У нас учат: | 3 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеошминский детский сад Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе "Түбән Ушмы балалар бакчасы" (МБДОУ "Нижнеошминский детский сад") - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Китап көне" 07.06.2023

Бүген безнең катнаш төркем балалары өчен, балаларны әдәбиятка җәлеп итү максатыннан, китап көне узды.
-
"Курчак театры" көне 05.06.2023

Бүген безнең кечкенәләр төркемендә курчак театры көне булып узды. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан безнең балалар бакчасында кызыклы чара булып узды.
-
15 май - "Гаилә көне" 15.05.2023

Бүген, 15 май - "Гаилә көне". ГАИЛӘ - 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул - Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Без дә балалар бакчасында "Гаилә көне" бәйрәмен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнең максаты: әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Балалар бакчасы һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.
-
Бөек Җиңүгә - 78 ел 08.05.2023

Җиңү көне барыбыз өчен дә илбасарларга каршы көрәштә халкыбыз күрсәткән намуслык, батырлык һәм ныклык билгесе булып тора. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буыннарга тыныч көннәр бүләк иткән кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Фестиваль "Радуга детских талантов" 05.05.2023

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Балалар талантлары Салават күпере" фестивале быел унөченче тапкыр үткәрелде. Бу сезонда мәктәпкәчә яшьтәге алты йөзгә якын бала үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри алдында Конферанс, Художественное слово, Хореография һәм Вокал-соло номинацияләрендә 150 номер күрсәтелгән. Гала-концертта иң яхшы 33 номер арасында бездә тәрбияләнүче Мухаметшин Ә. дә бар иде. Ул "нәфис сүз" номинация кысаларында чыгыш ясап, призлы урынга лаек булды. Аңа киләчәктә уңышлар теләп калабыз
-
Бөек Җиңү белән котлау 05.05.2023

Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Хафизовка авылында яшәүче 97 яшьлек ветеран Хәсән Шәрәфетдинов йортында булды.
- Хәсән Галәветдин улы, сезне чын күңелдән якынлашып килүче Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренкелек, оптимизм һәм тагын озак еллар гомер телим, - диде Анатолий Иванов, ветеранга бүләк тапшырганда.
Котлауларга җирле укучылар да һәм безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да кушылды. Алар Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Балалар әйтүенчә, алар өчен Бөек Ватан сугышы ветераны янында яшәү зур горурлык.
-
Марафон "Шар желаний" 02.05.2023

Игелек марафоны "Теләкләр шары" балаларның хыялларын тормышка ашыра. Бу 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр бала Иң Яшерен теләк турында сөйли ала торган урын, һәм теләсә нинди олы кеше аны үти ала. Теләгән һәркем игелек белән уртаклаша һәм чын сихерче була ала! Беренче теләк 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә үтәләчәк.
Әлеге марафонда безнең балалар бакчасыннан Нигматзянова Р. дә катнаша. Аның иң зур теләге "дельфиннарны күрү һәм алар белән суда йөзү".
-
Габдулла Тукайның тууына 137 ел! 26.04.2023

26 апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан бакчабызда "Тукай әкиятләре ияреп" дип аталган күңел ачу чарасы үтте. Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр һәм үзләренең осталыкларын театраль сәхнәләштерүдә күрсәттеләр.
-
Мәктәп белән бердәм эш 24.04.2023











