Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Красногорский детский сад "Аленушка" Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | п.с.х. Мамадышский, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(855)-633-37-05 |
| E-Mail: | MR.Notfullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Красногорский ДС "Аленушка" |
| Руководитель: | Нотфуллина Миляуша Рафгатовна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 76 воспитанника (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ "Красногорский ДС "Аленушка"
«Әбием – алтыным, минем иң якыным»
Опубликовано: 12.04.2019
МБМБУ «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасында дәү әниләр арасында бәйге узды. Дәү әниләр бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга татар халкының әхлак тәрбиясен бирү максаты белән чакырылган иде. Бакчабызга кунакка оныклары белән алты дәү әни килде. Конкурс барышында алар төрле бәйгеләрдә катнаштылар һәм һәрберсе үзләренең сүз остасы, алтын куллы, тырыш, зирәк, тапкыр хатын-кыз – дәү әни булганлыгын исбатладылар. Балалар да алардан калышмады: сәнгатьле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Шигырь сөйләү, җыр-биюгә үрелеп барган әлеге чара бик күңелле үтте. “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Рузалия Нәкыйп кызы Ибраһимова ярышта катнашкан әбиләргә грамоталар тапшырды, балалар бакчасына китаплар бүләк итте.
К списку новостей





