Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
| Телефон: | +7(855)633-45-93 |
| E-Mail: | Guliya.Muhametzyanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 47 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 педагогов |
Новости
“Рус теле атналыгы”
Опубликовано: 14.11.2020Без татар мохитында яшибез. Татар теле – төп аралашу телебез. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле булганлыктан, рус телен дә белергә тиешбез.
Шул уңайдан, 9 нчы ноябрдан 13 нче ноябрны кертеп “Ландыш” балалар бакчасында рус теле атналыгы узды. Атналык кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Һәр көн кызык һәм эчтәлекле булды. Тәрбиячеләр тарафыннан “Изучаем русский язык”, “ Мин беләм” стендлары әзерләнде, рус теленә өйрәнүгә багышланган газеталар белән коридор бизәлде. Уртанчы һәм зурлар катнаш төркемендә рус теле шөгыльләренә багышланган ачык дәрес үткәрелде. Дунаева Галина Николай кызы һәм Егорова Гульназ Айрат кызы гомуми кабатлау, Филиппова Резеда Рәшит кызы “Продукты питания”, Хабибрахманова Эльмира Фәрит кызы “Дикие животные” ачык шөгыльләре рус телен өйрәнүгә башлангыч белем бирделәр. Балаларга рус телендә үткәрелгән бармак уеннары, дидактик уеннар, физик ял сәгатьләре аеруча ошады. Рус телендәге мультфильмнарны яратып карадылар. Атналыкны йомгаклап, балалар өчен бәйрәм иртәсе оештырылды. Музыка җитәкчесе Ганиева Наиля Ягафар кызы балаларны музыка уен кораллары белән таныштырда, тавышларын, ничек яңгыраганлыкларын тыңлатты. “Лучший чтец” бәйгесендә балалар русча шигырьләрне сәнгатьле сөйләп лаеклы урын алдылар. Уртанчылар төркеме балалары кашыклар белән рус халык биюен, “Колпачок” уенын, зурлар катнаш төркеме рус халык җыры белән кечкенәләр төркемен сәламләделәр.
... “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам,” – дигән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай. “Ландыш” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә әлеге атнада рус телен өйрәнергә теләкләрен күрсәттеләр.
К списку новостей









