Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Горького, д. 122Л |
| Телефон: | +7(855)633-45-93 |
| E-Mail: | Guliya.Muhametzyanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "ДС № 11 "Ландыш" г. Мамадыш" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Гулия Вакиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 47 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 11 «Ландыш» города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
7 гыйнварда христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. 07.01.2018

РАШТУА – КӨТЕП АЛЫНГАН БӘЙРӘМ
-
Тимераякта шуарга яратучылар өчен шугалак ачылды. 06.01.2018

“Теләге булган һәр кеше үзенең тимераягы белән килеп күпме кирәк шуның кадәр шуа ала”
Тау шуганда
Бер көн шулай дустым белән
Тау шуарга дип бардык.
Үзебезгә иптәшкә дип,
Нәни көчекне алдык.
Өчәү бергә әүмәкләшеп
И тотындык шуарга.
Бер төшәбез, бер менәбез,
Әй рәхәт соң уйнарга!
Шулай бергә шуа торгач
Кич җиткәнен сизмәдек.
Көчегебез арып беткән,
Без шуны да белмәдек.
Әй, малайлар, рәхәт икән
Көне буе тау шуу.
Җилдән җитез чаналарда
Көчек артыннан куу!
-
Рождественская Елка 06.01.2018

-
Суык бабай безгә килә Бүләкләр белән бергә. Дөньялар тыныч булсын Бәхет - шатлыкка тулсын. 05.01.2018

Кыш бабай.
Әй, кыш бабай, кыш бабай,
Син бигрәк матур бабай.
Бит очларың алсулы,
Үзең бик тә акыллы.
Килгәнсең син ерактан,
Күчтәнәчең мул-зурдан.
Кигәнсең кызыл чапан,
Кулыңда йомшак куян.
Ак мизгел (Р.Миңнуллин)
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 30.12.2017

-
Зимние забавы !!! Если за окном все белым-бело, кружатся искристые хлопья снега и на улице стоит легкий морозец, значит, пришло время зимних забав! 29.12.2017

.
- Утверждение нормативных документов на 2018 год. 29.12.2017
-
Халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре-бармак уеннары, такмазалар, юаткычлар белән таныштыру 28.12.2017

-
Cак булыгыз ! 26.12.2017

-
Күзләрдә бәхет елмая, Ә шатлыкка чама юк. Без биибез һәм җырлыйбыз, Бездә бүген Яңа ел! 26.12.2017

Бездә бүген Яңа Ел
Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!Бакчабызда Яңа ел иртәләре гөрләп узды. Балалар яңа ел турында бик күп җырлар, биюләр өйрәнгәннәр, шулай ук бәйрәмгә бик күп персонажлар керүе дә ямь өстенә ямь өстәде. Әти-әниләр бәйрәмнәрдән бик канәгать калдылар.









