Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тат.Янтыковская основная общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422634, Республика Татарстан, Лаишевский муниципальный район, село Татарский Янтык, улица Магазинная, дом 25А |
| Телефон: | +7(843)-783-26-31 |
| E-Mail: | Tat.Yantyk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Янтыковская ООШ" |
| Руководитель: | Насырова Альфия Хамисовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 5 учащихся |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тат.Янтыковская основная общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Ачык дәрес 22.04.2014

9 нчы сыйныфта җәмгыять белеме укытучысы Лукина Гөлнур Габдулловна "Сайлаулар. Тавыш бирү. Референдум" темасына ачык дәрес күрсәтте
-
III фәннәр фестивале
21.04.2014
21 нче апрель көнне Гарафетдинова Гөлия, Садриева Чулпан һәм Шәфигуллина Зөлфия - 8 нче сыйныф укучылары Столбище урта гомуми белем мәктәбендә узган III фәннәр фестивалендә катнаштылар. Алар анда үзләренең фәнни - тикшеренү эшләрен уңышлы якладылар (җитәкчеләре - Хафизова Г.С., Хафизов Р.С.). Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышлар, кызлар, сезгә!
-
Бездә семинар
16.04.2014
16 нчы апрель көнне мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Яңа метод һәм алымнар кулланып, дәүләт йомгаклау тестированиесенә үзерләнү" темасына район семинары үткәрелде. 9 нчы сыйныфта татар теленнән "Нәрсә ул батырлык? (ДЙТне таләпләренә туры китереп, сочинение - фикерләмә язу) темасына ачык дәрес күрсәтелде (укытучы Насырова Ә.Х.),Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, "Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен, Яшәү дәреслеге язган зат!" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды (җитәкчеләре Насырова Ә.Х., Габидуллина Ф.Р.).
-
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2014

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәбебездә төрле спорт ярышлары, сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Каникуллар!!!
24.03.2014
Язгы каникуллар башланды. 9 нчы сыйныф укучылары өчен барлык фәннәрдән дә консультацияләр эшли.
-
Татар теленнән ДЙА
17.03.2014
Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек максатыннан, пробный ДЙА үткәрелде
-
8 март - халыкара хатын - кызлар көне
07.03.2014
7 нче март көнне мәктәбебездә 8 нче март бәйрәменә багышланган концерт булды. Барлык кызларны, әниләрне, апаларны, әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга исәнлек - саулык, бәхет - шатлык телибез.
-
Уңышлар
28.02.2014
28 нче февраль көнне Лаешның 2 нче мәктәбендә узган Габдулла Тукай исемендәге 4 нче Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабында 5 нче сыйныфтан Миндубаев Инсаф (укытучысы Габидуллина Ф.Р.) һәм 7 нче сыйныфтан Кашапов Ришат (укытучысы Насыйрова М.С.) катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Ришат 2 нче урын алып, Грамота белән бүләкләнде, ә Миндубаевка Сертификат тапшырылды. Шушы ук көнне Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә 12 нче төбәкара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә татар филологиясе юнәлешендә үзенең эзләнү-тикшерү эше белән катнашып, Гарәфетдинова Гөлия (укытучысы Насырова Ә.Х.) 1нче урын, биология бүлегендә Габдуллина Гөлназ (укытучысы Хафизова Г.С.) 2 нче урын , ә рус филологиясе бүлегендә Шафигуллина Зөлфия (укытучысы Гарафиева Р.А) грамота белән бүләкләнделәр.
-
Габдулла Тукай укулары
27.02.2014
5 сыйныф укучысы Миндубаев Инсаф Габишево урта мәктәбендә үткәрелгән “Туган тел көне”ндә уңышлы чыгыш ясады. Бу көннәрдә ул 28 февральдә Лаешның 2 нче мәктәбендә узачак Г.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсына барырга әзерләнә.
-
Ватанны саклаучылар көне
22.02.2014
Кадерле әтиләребезне, аларга алмашка үсүче егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз.
Туган илне саклау ирләр эше
Сез сакларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне...








