Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Лаишевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе«Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районымәгариф идарәсе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422610, Республика Татарстан, Лаишевский район, г. Лаишево, ул. Горького 36 А |
| Телефон: | 8(84378)2-92-31 |
| E-Mail: | Mku.Letc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хусаинова Лия Ильдусовна |
Новости
15 нче февраль - соңгы совет солдатының Әфганстан чигеннән атлап чыккан көн
Опубликовано: 12.02.20162016 елның 15 февралендә Әфганстан җирләреннән совет солдатлары чыгарылганга 27 ел. Шул уңайдан МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбен”дә 12 нче февраль көнне Насыйрова Әлфия Хамисовна “Әфган җилләре” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чарада мәктәбебезнең 7 нче, 9 нчы сыйныф егетләре Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләделәр. Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентекләп укысак, истәлекләрен барласак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата әрнү һәм сагыш хисе түгел, бәлки аларның “намус”, ”хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерербез.
К списку новостей














