Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Лаишевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе«Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районымәгариф идарәсе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422610, Республика Татарстан, Лаишевский район, г. Лаишево, ул. Горького 36 А |
| Телефон: | 8(84378)2-92-31 |
| E-Mail: | Mku.Letc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хусаинова Лия Ильдусовна |
Новости
3 декабрь- Билгесез солдат көне
Опубликовано: 03.12.20153 нче декабрь көнне безнең мәктәп укытучылары укучылар белән берлектә Билгесез солдатларны искә алу көнен билгеләп үттеләр. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Укучыларга билгесез солдатлар каберлегенә күмелгән солдатлар турында мәгълүмәт бирелде. Соңыннан, мәктәп укучылары илебез иминлеген саклап көрәшкән абый бабаларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына җыйналдылар һәм чәчәкләр салдылар.
–Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк, – диде үзенең чыгышында Фәридә Фәйзрахмановна. – Без – аларның балалары, оныклары, сез – бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары – һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!
Календарьда пәйда булган хәтерләрне яңарту көне исемнәре әлегәчә билгесез калган меңнәрчә солдат рухына дога булып ирешсен.
К списку новостей














