• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Лаишевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе«Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районымәгариф идарәсе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422610, Республика Татарстан, Лаишевский район, г. Лаишево, ул. Горького 36 А
Телефон: 8(84378)2-92-31
E-Mail: Mku.Letc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Хусаинова Лия Ильдусовна

Новости

20 нче ноябрь көнне МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде.

Опубликовано: 21.11.2015

20 нче ноябрь көнне МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." дип  исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде.

Китап-тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, дус та, сердәш тә. Яхшы китап гел күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Китапханәче Насыйрова Ә.Х. укучыларга халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасында күпер салучы китап турында сөйләде, Китапларны саклап тотарга кирәклеген ассызыклап үтте һәм кунакка килгән китап нәни дусларга үзенең киңәшләрен әйтте: (китап булып киенгән бала)

Кечкенә дустым!

-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда,  яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;

-Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;

-Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;

-Мине кояшка куйма, югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер;

-Рәсемнәремне буяма.  Ертылган битләремне ябыштыр;

-Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

- Әгәр миндәге әсәрләрне яратып укыгансың  икән, башка  иптәшләреңә дә тәкъдим ит.

         Ә аннан соң укучылар Китапка: “Киңәшләреңне истә тотарбыз, китап!” – дип вәгъдә бирделәр.

 

Соңыннан укучылар үзләренең укыган китаплары турында сөйләделәр. Китапханә дәресе укучыларның күңелләрендә бик озак сакланыр. 



К списку новостей