• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Лаишевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе«Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районымәгариф идарәсе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422610, Республика Татарстан, Лаишевский район, г. Лаишево, ул. Горького 36 А
Телефон: 8(84378)2-92-31
E-Mail: Mku.Letc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Хусаинова Лия Ильдусовна

Новости

Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе укучылары сугыш елларында илебезнең иминлеге өчен армый-талмый хезмәт иткән тыл ветераннары, сугыш ветераннарының хатыннары янына хәл белергә еш баралар

Опубликовано: 18.02.2016

Шундый әбиләрнең берсе – Хасанова Фәрдәнә әби Абдулла кызы. Быел 1нче сыйныф укучылары әбидән тормыш иптәше, 18ел элек вафат булган Гатиятулла улы  Сәмигулла абый турында сөйләвен үтенделәр. Кулына иренең моряк киеменнән төшкән карточкасын тоткан, күңеле тулган әби менә нәрсәләр сөйләде... Сәмигулла абый 1942нче елда сугышка алына. 1нче Белоруссия, 2нче Белоруссия фронтларында сугыша. Сугышчан иптәшләре белән бергәләп, бик күп операцияләрдә катнаша, батырлыклар күрсәтә. Элемтә ялгаганда контузия ала. Күпсанлы медальләр, 1нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Туган авылына 1949нчы елда гына кайту бәхетенә ирешә. Чөнки сугыш бетүгә, аны хәрби хезмәткә алалар. Моряк булып биш елга якын хезмәт итә. Сугыштан соң армый-талмый колхозда хезмәт куя. Намуслы, хезмәт сөючән, батыр йөрәкле ирен сагынып искә алып, аның рухына дога кылып яши әби. Балаларга ул тыныч тормышның кадерен белергә, укуда да, хезмәттә дә сынатмаска кушты. Туган илебезнең киләчәге сездә, үсеп килүче буында, диде. 



К списку новостей