МБОУ "Нармонская средняя общеобразовательная школа" Лаишевского муниципального района РТ / МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Нармонка гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422630,РТ,Лаишевский район, с. Нармонка, ул. Центральная, д. 28 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Narmonskaya.Mbou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нармонская СОШ" |
| Руководитель: | Солягина Роза Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 318 учащихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Школьные новости
Посвящается Г. Тукаю
Опубликовано: 26.04.201125 апрельдә Лаеш районы Нармонка урта мәктәбендә зур бәйрәм булды: татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре 1 ай элек башланды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен, җырларын, әкиятләрен өйрәнделәр,газеталар чыгардылар.”Сөйкемле Шүрәле” исеме астында игълан ителгән бәйгегә үзләренең рәсемнәрен, агачтан эшләнгән сыннарын, чигелгән картиналарын әзерләделәр.
Менә дулкынландыргыч көн дә килеп җитте. Иртәдән мәктәптә “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”, “Әллүки”, Тәфтиләү”, “Пар ат” җырлары яңгырады. Укучылар, укытучылар бер-берсен бөйрәм белән тәбрикләде. Бар җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Бөйрәмнең төп өлеше дәресләрдән соң башланды. Анда 1 – 10 класс укучылары катнашты. Кичәдә шигырь сөйләгән һәр укучы үзенең осталыгы белән аерылып торды. Дәминова Раилә, Камалиева Зәлия, Хәсбиуллин Азат, Гарәфетдинов Илназ, Тумакова Алинә, Абдуллин Әмирхан тамашачыларны таң калдырды. Г. Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарган Дәминов Булатка, Зарипова Ләйсәнгә, Савина Натальяга, “Гармония” ансамбленә, Быковская Дианага тиңнәр булмады. Шагыйрнең “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштергән 2 нче класс укучыларын да, “Сәйлән” театр түгәрәгенә йөрүчеләрне дә тамашачылар алкышларга күмде.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Халкыбызның гимнына әверелгән бу җырны олысы, кечесе басып җырлады. Һәркемнең йөзендә горурлык, шатлык хисләре балкый иде.
К списку новостей













