Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Мәктәп яңалыклары/Новости школы
15 май - Халыкара гаилә көне.
Опубликовано: 15.05.201215 май - Халыкара гаилә көне узды. Табигатьтә яз... Май кояшы җирне иркәли башлау белән, алмагачлар шау чәчәккә күмелде.
ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ошаныч, терәк урыны. Кош канаты - пар белән, ир канаты - яр белән. Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Нәни дәүләт
Зурмы яки кечкенәме -
Һәр гаилә - бер дәүләт.
Карыйк әле, бу дәүләтне
Кемнәр бара җитәкләп?
Ирләр - илнең президенты.
Ирләр бит алар горур.
Хатыннар, билгеле инде,
Генеральный прокурор.
Эчке эшләр министры -
Кайнаналар, әлбәттә.
Алар катнашмаган эш юк
Бу кечкенә дәүләттә.
Әбекәйләр, бабакайлар
Били советник постын.
Бирәләр алар киңәшнең
Иң әйбәтләрен, дустым.
Курьер хезмәтен үтиләр
Барлык бала-чагалар:
Алар - яки президентка
Яки өлкән киңәшчегә,
Я прокурорга чабалар.
Каен сеңел, каен эне,
Бүтән ыбыр-чыбырлар -
Бөтенесе креслосыз,
Портфельсез министрлар.
Дөрес, кайчак бу дәүләттә
Була переворотлар:
Очып төшә президентлар,
Алмашынналар постлар.
Тик бер нерсәгә юнәлгән
Максаты һәркемнең дә -
Гел иминлек хөкем сөрсен
Һәр бәхем сөрсен
Һәм бәхет булсын өйдә.
Ф.Яруллин.
К списку новостей

















