• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51
Телефон: +7(855)-952-92-37
E-Mail: Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ
Руководитель: Ахметова Ляйса Шагитовна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 8 учащихся
У нас учат: 3 учителя

Мәктәп яңалыклары/Новости школы

ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

Опубликовано: 26.04.2012

26 апрель-Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан мәктәп күләмендә “Тукай безнең күңелләрдә” исемле әдәби кичә уздырылды.Очрашу бик кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Очрашуда 5 сыйныф укучылары шагыйрьнең “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерде. Җитәкчесе Камалетдинова Резеда Камиловна. 6 сыйныф укучылары сәхнәдә бала йоклатканда ананың теләкләрен , уй- фикерләрен, кичерешләрен салган “Авыл хатынының бала тибрәткәндә өмитләре “ шигырен укучыларга җиткерделәр. Җитәкчеләре Фаткулова Венера Фаизовна. 9 сыйныф укучылары Галиуллина Асия Хайдаровна җитәкчелегендә Габдулла Тукайның “ Мәгаллим” “ Туган авыл” һәм башка шигырьләрен сәнгатьле итеп башкардылар. Кичәбез Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган презентация һәм башваткычлар белән үрелеп барды, укучылар көче белән ясалган төрле рәсемнәр һәм китап күргәзмәсе ямь өстенә ямь өстәп җибәрде.Очрашуда мәдәният йортыннан китапханәче Фахрутдинова Гүзәлия Җәдитовна да катнашты.Очрашу татарларның гимнына әверелгән

Туган тел” җыры белән тәмамланды.

27 апрель көнне Габдулла Тукайга багышлап 5, 7 класслар арасында тамчы- шоу уздырылды. 5 сыйныф укучылары беренче урынны алдылар. Оештыручы Гимадиева Гүзәлия Җәмидовна.

https://edu.tatar.ru/admin/page/gallery_photo?gallery_id=25193



Фоторепортаж:
ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ.

К списку новостей