Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-95 6-52-39 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 29.02.2016

29.02 көнне кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз, аларның әти-әниләре, туганнары белән очрашу үтте.
-
Якташ шагыйрьләр һәм язучылар 28.02.2016

Туган тел көненә багышлап уздырылган чаралар кысасында “Якташ шагыйрьләр һәм язучылар “ исемле китаплар күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә авылдашларыбыз “Бертуган Туйкиннар”китабы, “Зәй-Каратай авылы тарихы”, Әнвәр абый Шәриповның “Кем идең син?” шигырьләр җыентыгы,Халисә Ширмәннең”Язмышлардан юк ла узмышым” повестьлары, Җәмит Рәхимовның”Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе”, ”Кыядагы чәчәкләр” романы,Ризазддин Фәхретдин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану өчен китаплар,Рәшит Шиһапның “Җан авазы”,Таһир Шамсуаровның “Әтиләр нигезе” шигырьләр җыентыгы,Җәүдәт Дәрземанның “Җир авазы”,Альберт Хәсәновның “Кан үче” повесте,хикәяләре һәм башка якташ язучыларның бик күп китаплары урын алган иде.Киләчәктә ,бәлки, безнең укучылар арасыннан да язучылар,шагыйрьләр үсеп чыгар .
-
21-февраль - халыкара туган тел көне
26.02.2016
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем, халкым мине аңлар.
21 нче февраль - халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә дә төрле чаралар үткәрелә. 26 нчы февраль көнне барлык классларда да туган телгә кагылышлы сыйныф сәгатьләре үтте. Башлангыч сыйныфларда "Ана теле күңелгә иң якын тел" дигән чара үтте. Укучылар туган телдә сөйләшүнең кирәклеген, туган телдә аралашуның кирәклеген ачыкладылар.
-
Өлкәннәргә булышабыз 26.02.2016

Җомга,26 нчы февраль көнне, 7 нче сыйныф укучылары ,сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Р.К. белән Бөек Ватан сугышы ветераны Динекаев Сафиулла бабайларга ярдәм итәргә бардылар.Сафиулла бабай,Зәйтүнә әби укучылар килүен һәрвакыт көтеп торалар.Сафиулла бабай үзенең сугыш елларындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Укучылар игътибар белән тыңлап утырдылар,сораулар бирделәр.Аннан укучылар әби белән бабайга бераз ярдәм итеп, рәхмәт әйтеп,таралыштылар..
-
"Ягез әле, малайлар"
25.02.2016
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 25.02. көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, малайлар" үтте. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең җитезлекләрен төрле спорт ярышларында, уеннарда күрсәттеләр. Нәтиҗәдә "Динамит" командасы "Ак барс" командасын 6:4 исәбе белән җиңүгә иреште. Молодцы!
-
"Ягез әле, егетләр" 25.02.2016

25 нче февраль көнне мәктәбебездә 5 – 9 сыйныф егетләре арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе булып узды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу бәйгедә егетләребезнең төрле өлкәдәге һөнәрләрне сынадык. Бәйгебезнең турлары да теге яки бу һөнәрләр белән бәйле булды. Бәйгедә укучылар актив булдылар. Нәтиҗәдә
9 сыйныф укучысы Давлетшин Рашат, 7 сыйныф укучысы Халимов Ильнур – 1 урын,
8 сыйныф укучысы Шарюков Марсель – 2 урын,
6 сыйныф укучысы Мифтахов Айдар , 5 сыйныф укучысы Ашрапов Артур – 3 урынга лаек булдылар.
Афәрин егетләр!
-
Смотр строя и песни 24.02.2016

В рамках военно-патриотического месячника 24 февраля прошел смотр строевой подготовки среди 2-3, 5-9 классов. Каждый класс показал свое умение маршировать строевым шагом и петь военные песни, показали мастерство выполнения строевых команд, командиры – умение привести свой класс к победе в смотре.
По итогам данного мероприятия места распределились следущим образов:
1 место – 2, 5, 7 классы
2 место – 3, 8,6 классы
3 место – 9 класс
-
Конкурс рисунков 20.02.2016

По школе с 15 февраля по 20 февраля среди учащихся начальных классов проходил конкурс рисунков, посвященный к Дню защитников Отечества. Целью данного мероприятия было формирование у подрастющего поколения нравственных, семейных ценностей и традиций, воспитание уважения к своей семье, развитие творческих способностей, воспитание эстетической культуры, создание условий для раскрытия талантов одаренных учащихся.
-
Конкурс плакатов 20.02.2016

По школе с 15 по 20 февраля проходил конкурс плакатов, посвященный к Дню защитников Отечества. Работе учащихся 7 класса присудили 1 место, 2-место было присуждено работам 5 класса и 6 класса, 3-место - работы 8 и 9 келассов.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган линейка 20.02.2016

20 нче февраль көнне Ватанны яклаучылар көненә багышланган тантаналы линейка узды.Линейканы Галиуллина Асия Хәйдар кызы башлап җибәрде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз, чагыштырмача тыныч елларда хәрби бурычларын Чехославакия, Әфган, Чечня һәм башка җирләрдә үтәгән егетләребезне, шулай ук Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашкан Зәй-Каратайлылыр турында сөйләде. Линейканы 2 нче, 5 нче сыйныф укучылары монтаң белән дәвам иттеләр. Һәлак булганнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Тантаналы линейканы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләр каберенә, һәйкәлгә веноклр кую белән тәмамланды.
Гел кояш балкысын күкләрдә,
Чыкмасын кап-кара болытлар.
Тынычта яшәсен жир шары,
Елмаеп уянсын балалар.


















