Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Шәҗәрә ул- үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә"
03.05.2016
Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү – һәммәбезнең изге бурычы. Шушы изге бурычны үтәү нисбәтеннән безнең мәктәптә «Шәҗәрә ул– үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә” исемле истәлекле очрашу кичәсе һәм шул исем астында укучылар арасындагы шәҗәрәләр ясау бәйгесендә нәтиҗәләрне карап җиңүчеләрне билгеләү булып узды.Бу кичәгә кадәр укучыларның үз нәсел агачларын төзергә өйрәтү дәресен Әлфия апа Ямаева һәм “Тамырлар” фонды директоры Туйкин Марат Нур улы килгәннәр иде.Укучылар җиң сызганып һәрберсе нәсел агачларын төзү өстендә эзләнү эшләре алып бардылар.Мәктәп музеенда,китапханәдә утырдылар, авылыбыз тарихы язылган кулъязма китапларны карап өйрәнделәр,Ибраһим ага Туйкин һәм Җәүдәт Халимов язган “Зәй-Каратай авылы тарихы “, Җәмит Рәхимовның “Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе” китабын да үз эшләрендә кулландылар. Бу эшкә беркем дә битараф калмады,әти-әниләр,әби-бабайлар да бик кызыксынып үзләре белгән мәгълүматны балаларына тапшырырга тырыштылар. Бәйгедә 24 гаилә шәҗәрәсе катнашты, җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри әгъзалары укучы үзенең ничә буынын тапкан, күпме кешене билгеләгән һәм тышкы бизәлешеннән чыгып эш итте. Һәр эшне укучы яклап чыгыш та ясады. 1 урында Камалетдинова Камилла 6 нчы сыйныф укучысы 11 буыннын тапкан һәм 144 кешене ир-ат җенесеннән генә билгеләгән иде.Валиева Эльвина 7 нче сыйныф укучысы шулай ук 11 буыннын тапкан якынча 139 кешене билгеләгән,Ямаева Гөлия һәм Кутас Альбина 9 нчы сыйныф укучылары да ,Шамбазов Марат 2 нче сыйныф укучысы билгеләнде. 2 урында Ширманов Ильнур һәм Шайдуллина Ләйсән, 3 урында Каримова Гүзәл, Гимадиева Ләйсән һәм Хайброва Альбина иделәр. Калган укучылар да бик тырышып эшләгәннәр. Һәр укучыга да хөрмәтле кунаклар бүләкләр алып килгәннәр. Бик зур рәхмәт аларга!
-
"Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" 26.04.2016

Апрель дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа күрәдер, мөгаен, апрель аен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. 26 апрельдә “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” исеме Зәй-Каратай авылы Мәдәният йортында зур әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмгә Әлмәт шәһәреннән Тарихи мирасны саклау өйрәнү һәм үстерү “Тамырлар” фонды директоры М.Н.Туйкин, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь якташыбыз Т.Шәмсуаров килгән иделәр. Аларның чарада катнашып үз фикерләрен әйтүләре нур өстенә нур булды. Бәйрәмне үткәрүдә мәктәп укучылары һәм укытучылары бик актив катнаштылар. Кичә тамашачыларның “Туган тел” җырын басып җырлаулары белән башланып китте. Укучылар «Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр» - рәсем конкурсында актив катнаштылар, «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләренә карата рәсемнәр аеруча күп иде. 1,2,3 урынны алучыларга грамоталар, барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Балалар һәм зурлар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр
Соңыннан балаларга һәм җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп «Бәйрәм бүген» җыры белән бәйрәм тәмамланды. Һәркем бу олы бәйрәмнән күңеленә яктылык һәм рухи азык алып китте.
-
"Чорлар аша һәммәбезне ымсындыра Тукай сере" 26.04.2016

Чорлар аша һәммәбезне
Ымсындыра Тукай сере.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән мәктәпкүләм бәйрәм чарасында 9 нчы сыйныф укучылары , сыйныф җитәкчеләре Гимадиева Г.Җ. белән “Исемдә калганнар” әсәре буенча театральләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Анда Тукайның тууыннан алып шагыйрь булып танылуына кадәрге чорлар –барысы да чагылыш тапкан иде.
-
Тукай иленә сәяхәт 26.04.2016

-
"Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2016

-
Сәнгатьле уку бәйгесе 25.04.2016

25 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, шәһәр күләмендә уздырылган сәнгатьле уку бәйгесендә, безнең мәктәптән “Пар ат” шигыре белән, 7 нче сыйныф укучысы Халимов Ильнур катнашты һәм грамота белән бүләкләнде. (Җитәкчесе Камалетдинова Р.К.)Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Ветераннарны онытмыйбыз 24.04.2016

,сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Резедә Камиловна белән, фкатьлелек атналыгы
-
Әти-әниләр җыелышы 24.04.2016

23 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы узды. Укучыларны 2015-2016 нчы уку елында биреләчәк имтиханнарга әзерләүче татар теле, рус теле, математика, физика, биология, җәмгыять белеме фәннәре укытучылары белән турыдан-туры сөйләшү бик нәтиҗәле узды. Алар әти-әниләрне булып узган диагностик тест нәтиҗәләре белән таныштырдылар,әти-әниләр тарафыннан балаларга психологик ярдәм кирәклеген ассызыкладылар.
25.04 укучыларның татар теленнән БРТ бирү көне, аларга уңышлар теләделәр.
-
"Быть здоровым - модно! 21.04.2016

-
"Г.Тукай әсәрләренә рәсем ясыйм" 18.04.2016

18.04.2016 көнне "Г.Тукай әсәрләренә рәсем ясый" астында үткәрелгән күргәзмәгә нәтиҗә ясалды.

















